Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 гыйнвар 2020, 18:05

Тау шуганда бер атна эчендә 9 кеше җәрәхәтләнгән

2020 елдан Уфада рөхсәт ителмәгән урыннарда тау шуганда 9 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Бу уңайдан Уфаның гражданнарны яклау идарәсе травмалар алуны мөмкин кадәр киметү кагыйдәләрен искә төшерә.
Җитди җәрәхәтләр алмас өчен махсус “каталка”ларда шуганда чокырлар һәм тау битләрен сайламагыз. Боз шәһәрчекләрендә махсус корылган шугалакларны сайлагыз, ни дисәң дә, алар хәвефсезлек таләпләренә туры килә һәм ял итүчеләргә уңайлы итеп ясалган. Боз шәһәрчегендә балаларга аеруча игътибарлы булыгыз. Баланы шугалакта шуарга җибәргәнче анда ярыклар, чокырлар һәм бала сәламәтлегенә зыян итәрдәй башка нәрсәләр юкмы икәнен җентекләп тикшерегез. Балаларга да бары тик рөхсәт ителгән урыннарда тау шуарга ярый икәнлеген яхшылап аңлатыгыз. Кагыйдәләрне үтәмәгәндә егылып җитди имгәнүләр алу куркынычын балалар белергә тиеш.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Читайте нас: