Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 гыйнвар 2020, 16:10

Зур әти нигезе

Ходай Сабирҗанга малай бирмәсә дә, тупылдап торган ике кыз бүләк итте. Юк, башка бик күп ир-ат кебек ул, малай тапмадың, дип хатынын да битәрләмәде, үзен ким-хур да күрмәде. Ике кызы – ике алтын бөртеге аның итәгеннән төшми үсте. Исемнәрен дә бит, игезәкләрдәй, охшатып кушты – Алия белән Асия. Асиясе усалрак, үссүзле иде. Сабирҗан кайчакларында шаярып аңа, улым, дип тә дәшеп куйгалады. Ә Алия үтә сабыр, тыйнаклыгы, артык оялчанлыгы белән аерылып торды. Анысы бигрәк тә әти җанлы булып үсте.

Вакытында мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлады Сабир, әмма арытабан укуын дәвам итмәде. Гади авыл малаеның шәһәргә чыгып китәсе килмәде. Колхозында эшләсә, кичен гаиләсе янына ашыгып кайтса, аңардан да бәхетлесе юк иде. Кайсы юләр көтү көтәргә яратыр? Ә Сабир яратты. Көтүче сумкасын асып, һәр иртә маллары янына ашыкты. Киң аланда бер сызгырып, бер җырлап җибәрер иде. Колхоз җәйләве авылдан ерак түгел. Төшкә кызлары йөгереп килеп җитә. Гәдәттә Асия әтисенең «куян күчтәнәче» белән сыйланганда, Алия әрекмән яфрагына өеп җиләк җыеп килә. Бергәләшеп чәй эчәләр. Иң күңеллесе маллар тынып торган арада. Бу вакытта Сабир кызларына төрле кызык та, бераз куркыныч та хәлләр сөйли. Аннары авыл җир-су атмалары белән таныштыра. Җен тавы, Кисек каен басуы, Бака күле каян килеп чыккан – барысын да белә.
Сабирның хатыны Дилә бухгалтерлар курсы тәмамлаган белгеч иде. Өйләнешкәч, берничә ел авыл кибетендә эшләде. Тик күләмле генә сумма өстенә чыгып, эшеннән китте. Ярый мал карыйлар иде. Зур-зур үгезләре белән каплаттылар. Аннары тагын берничә ел эшсез генә өйдә утырды. Балалары үсеп, акча җитми башлагач, амбарга эшкә урнашты. Телгә үткер, юха еланны хәтерләткән хатынкай бик тиз ындыр табагы мөдире вазыйфасына үрмәләде. Яңа танышлар, яңа дуслар барлыкка килде. Тора-бара Дилә иренә суынды. Әледән-әле көтүче генә булуы хакында сүз кузгатты. Имеш, вакытында укымаган, иптәшләре, әнә, төрле техникада эшли, күршесе бөтенләй бригадир ук.
Әнә шул бригадир хатыны Зәлия Диләне шәһәргә йөреп эшләргә чакырды да инде:
– Кара әле, Дилә, бухгалтер башыңа амбарда йөрисең. Сиңа бит шәһәр кирәк. Һич югында контролер-кондуктор булып эшләр идең. Кызларың үсте инде. Әйдә, йөреп эшлик. Ялларга кайтып торырбыз. Өстең-башың бераз юньле кием күрер, – дип коткы салды ул аңа.
Дилә озак уйлап тормады. Иртәгә чыгып китәм, дигән көнне генә гаиләсенә хәбәр итте дә, таң белән юлланды. Якыннарына авыр булды, билгеле. Әнигә аеруча мохтаҗ үсмер кызлары баштарак ни эшләргә дә белми тордылар. Сабир да боекты. Берничә ай шулай үтеп китте. Ялларын Дилә кайтып йөреде. Бер кайтуында яңа пәлтә, икенчесендә алтын алка... Кызлары мәктәпне тәмамлауга акча туплау уенда юк иде, ахры. Чираттагысында Асия дә әнисенә ияреп китте. Алияне дә әйдәләгәннәр иде, тик ул әтисен калдырып китәсе килмәде.
Гаилә икегә бүленде. Алия әтисенә дә үпкәләп куйгалады. Йомшак булды шул Сабир. Дөнья дилбегәсен үз кулына ала алмады. Мәктәпне тамамлагач, Алия дә әтисе кырыннан чыгып китәргә тиеш иде. Шунысы аеруча аның йөрәген телде. Техникумга укырга кергәч, атна саен кайтып йөрде ул. Көченнән, вакытыннан килгән кадәр әтисен тәрбияләде. Бик сирәк кенә Асия дә кайткалады.
Дилә үз рәхәтенә яши иде. Кызларын тулай торакка урнаштырып, үзе берәүгә йортка керде. Салгалаган чакларында кызларына шалтыратып, әтиләрен тирги торган булды.
***
Сабирҗанны яңа пешкән икмәк белән сыйларга кергән күршесе остаханәсендә аның үле гәүдәсенә тап булды. Үз гомерендә төчкереп тә карамаган Сабир бер көн килеп йөрәк өянәгеннән вафат булды. Мәрхүмне җыеп, кешеләр таралышкач, Зәйтүнә карчык камзул кесәсеннән агачтан юнып эшләгән ниндидер әйберне алды да :
– Алия кызым, менә ал, бу әтиеңнең эшләгән соңгы әйбере. Аны ул, Айдар оныгыма, дип ашыга-ашыга җитештерергә тырышты. Күңеле сизгәндер инде бахырның.
– Рәхмәт, Зәйтүнә әби, – Алия калтыранган куллары белән аны алды. Үзе ачкыч, үзе сызгыртмак итеп ясалган сувенир булды ул.
Иртәгәсен соңгы булып ишекне Алия бикләп чыкты. Моңардан да авыррак халәттә аның калганы юк иде. Шулай итеп, туган нигезгә йозак эленде. Капкадан чыгып киткәндә дә Алиянең колагында остаханәдән шак-шок иткән чүкеч тавышлары килгән кебек иде.
– Зәйтүнә әби, күз-колак булырсың инде. Ачкычны сиңа куям.
– Балам, йортны нишләтәсез инде?
– Әлегә берни дә белмим, Зәйтүнә әби.
– Сатмасагыз иде, балам, сатмасагыз иде.
***
Еллар һәм юллар Алияне ерак алып китте. Салкын себер якларына. Гаиләсе белән Яңа Уренгой шәһәренә барып төпләнде алар. Вакыт үзенекен итте. Шәһәр ыгы-зыгысы авылны йөрәкнең иң төбенә салып куйды. Бары төшләрендә генә Алия тыныч авыл иртәсен, көтү куган әтисен, Асия белән бәбкә саклаган чакларын күреп уянды. Уллары Айдар да егет булып буй җиткерде.
Ә бер көнне Асия шалтыратты. Алия апасының шалтыратуын гел шүрләп кабул итә. Чөнки ул тик кенә хәл белеп беркайчан да дәшми: я акча кирәк, я ниндидер проблемасы була. Монысында әти йорты хакында сүз кузгатты.
– Алия, йортның череп ауганын көтеп торырбыз мени. Әти белән әни аны безнең өчен тергезде. Балалары файдасына булырга тиеш бит ул. Сатарга кирәк. Әйдә, тәвәккәллик. Мин инде сатып алучылар дә белешә башладым, – диде ул сеңелесенең фикере белән кызыксынмый гына.
Алия бераз тын торды. Бу сүзләрне ул тиз генә күңеленә дә, башына да сыйдыра алмады. Бер карасаң, апасы да хаклы кебек, әмма ни йөрәгең белән туган нигезеңне ят кулларга тапшырырсың?! Юк, ул череп тә утырмый. Һәр җәй алар кайтып аны төзекләндереп килә. Бер елны койма тоттылар, быел өй түбәсен яңарттылар. Әти-әнисенең рухы, төсе бит ул. Ничек итсә итте, Асия җиңде. Шулай да хәзер үк түгел, яз сатарга карар кылдылар.
Дөньяның яшеллеккә күмелгән чагы иде. Алия апасыннан бер көнгә иртәрәк кайтты. Көн кичкә авышып килә. Ара-тирә этләр өреп куя. Тегендә-монда мунчалардан төтен чыга. Сирен, шомырт чәчәге исләреннән башың әйләнерлек. Менә алар йорты. Ул авыл читендә урнашкан. Бакча артыннан ук әрәмә башлана. Урам якка өч тәрәзә карый. Аның берсен шомырт каплаган. Ул шау чәчәктә. Тамак төбендәге төерен йотып, Алия күрше Зәйтүнә әбисенең капка төбендә тукталды. Ул да ярты ел элек бакыйлыкка күчте шул. Алия аны исән килеш хәтерли: менә ике кулын артка куеп, йөгерә катыш килеп чыгар да, кызым кайткан бит, дип аны кочаклап алыр, ә кичен коймак белән чәй эчәргә дәшер. Юк шул, инде дәшмәс. Боек, бик боек Зәйтүнә әбисез йорт.
Туган йорты капкасы никтер ачык иде. Аны җил кага. Әллә?... Алия йөгереп ихатага узды. Юк, беркем дә көтми дә, беркем дә кайтмаган. Бәлки бу яхшыгадыр да. Алиянең бүгенге юлдашы – ялгызлык һәм уй. Ул тәүдә йортка түгел, әтисенең остаханәсенә узды. Менә аның верстагы. Тәртип белән эленгән чүкеч, пычкы, ешкылар. Үз куллары белән эшләгән киштәләрдә ниләр генә юк! Ә иң түрдә әтисенең чыбыркысы эленеп тора. Алия аларның һәрберсен сыйпап узды. Бер калай савытта әтисенең хәтта тәмәке төпчеге дә ята иде. Әйтерсең дә, ул монда гына чыккан да, хәзер килеп керәчәк. Алия шул минутта күз яшьләренә ирек бирде. «Кем юк, диде? Бар ул дөньяда оҗмах. Менә ул, менә – туган нигез. Кадерен генә белмәгәнбез шул», – дип үзен тирги-тирги озак елады...
Иртәгәсен Асия кайтып төште. Үзе генә түгел, йорт белән кызыксынучыларны да иярткән. Алар тәүдә өйнең эчен карап чыкты, мунча-сарайларга сугылып узды, бакчаны урады. Хак төшерергә тырыштылар, Асия ризалашмады – гадәти күренеш. Алия боларның барысын да читтән генә күзәтте. Бәхәсләшә торгач, бер карарга килделәр. Эш азда калды: сату-сатып алу килешүе төзергә дә, вәссәләм. Шул минут капка төбенә икенче бер машина килеп туктады һәм, барысын да гаҗәпкә салып, Айдар килеп керде. Сүзне кыска тоты ул:
– Иптәшләр, йорт минеке һәм ул сатылмый!
Кулындагы зур әтисенең рәсми рәвештә язып калдырган васыяте бөтен сорауларга да нокта куйды.
***
Шул ук җәйне Айдар гаиләсе белән авылга күченеп кайтты. Зур әтисенең рухына тап төшерми яшәп китте. Бүген ул нигездә кызыл кирпечтән ике катлы йорт балкып утыра. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы булдырган Айдар Гафуров күпләп җир эшкәртә, иген үстерә, мал асрый. Үзенең техникасы, үзенең эшчеләре. Ә Асия апасы кайчан да булса барыбер аңлар. Бәлки рәхмәтле дә булыр әле.
Бәхет бит ул еракларга китеп, зур акчалар эшләүдә, бөек исемнәр яулап, югары урыннарда утыру түгел, ә туган ягыңда оя кору, күңелеңә хуш килгән эш белән шөгыльләнү. Монда барысы да гади, якын, монда син көчле, монда синең үткәнең, монда синең тамырларың.
Бүген Айдар зур әтисен төшендә күреп уянды. Имеш, алар ямь-яшел болында икәүләп көтү көтә. Зур әтисе берни эндәшми, бары тик канәгать елмаеп утыра. Әнә, бер сыер басуга кереп китте. Шулчак Сабирҗан карт: «Мә, улым, ал, ашлыкны таптамасын, куып чыгар ул сыерны», – дип оныгына чыбыркы сузды. Айдар төшен бәхеткә юрады.

Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: