Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 гыйнвар 2020, 11:00

Рамзан Кадыйровны югарыга алалар

Бу хәбәрне Кремль чыганаклары раслый.

Рамзан Кадыйровның республика белән идарә итүне төбәкнең Хөкүмәт җитәкчесе Мөслим Хучиевка тапшыруы турында Чечен Республикасы Башлыгының һәм республика Хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр ителгән иде.

"Минем вакытлыча эшли алмавым сәбәпле, Чечня Республикасы Башлыгы вазыйфаларын Хучиев Мөслим Магомед улына йөклим", - дип язды Рамзан Әхмәт улы.

Кремльдән алынган хәбәрләргә караганда, Рамзан Кадыйровка Русия федераль округларының берсенә җитәкчелек итү йөкләтелергә мөмкин. Ягъни Кадыйров Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле дәрәҗәсенә күтәрелә, дип яза “Аргументы недели”.
Автор: Идрис Саитгалеев
Фото: Интернет челтәреннән
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Ramzan-Kadiyrovni-yugariga-alalar-82403/
Читайте нас: