Төньяк Кавказдагы иң зур «Анжи Арена» бассейны Каспийск шәһәрендә былтыр ачылгын. Әмма анда хатын-кызларга керү рөхсәт ителми икән.
Бу уңайдан өч хатын-кыз, үз хокукларын яклауны таләп итеп, прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Спорт комплексы җитәкчелеге “хатын-кызларга зур бассейнга керүне тыю турындагы карар халыкның теләге буенча эшләнде”, дип аңлата.
Комплекстагы кече бассейнга хатын-кызларга керергә рөхсәт иткәннәр.