– "Авылдан чыгып китсә дэ, авыл аннан чыгып бетмәгән", бу сезнең хакта, Зәмирә. Сез колхозница, не стильная". Менә шундый, хат килеп төште эле ????! Ә мин киресенчә горурланам, миндә авылның чыгып бетмәвенә. Булса ни? Анын нәрсәсе начар???!!! Чыгып бара шул, күбрәк саклыйсы иде авыллыкны! Шул авыл тәрбиясе көлгә калып янганда да, янәдән аякка басарга булышты. Җандагы шул авыллык вакыт-вакыт үземә зыян салса да, башкаларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга эчтән өндәп тик тора. Шул авыллык эштән курыкмаска, җир җимертеп дөнья куарга өйрәтте. Бүген килеп газ, ут, су бетсен, бәке тишеп, карда учак яга алам, без бит чи утыннан мич ягып, көянтә-чиләк белэн су ташып үскән балалар. Димәк, авыллык мине теләсә кайсы ситуациядән тартып чыгарачак. Минем үз стилем, үз юлым! Минем кемгә дә булса ошарга теләп, үз-үземә хыянәт итәсем килми!