Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 гыйнвар 2020, 00:25

Коронавирус җиләк-җимеш, посылка аша йогарга мөмкинме?

Зур тизлек белән дөньяда куркыныч коронавирус тарала. Бу авырудан бүгенге көнгә 140 кеше вафат булган, 7 меңләп кеше авырый. Ике атна эчендә вирус турында күп кенә мифлар туды.



Кайбер кешеләр посылка алудан да тыелырга куша. Бу җәһәттән белгечләр шуны ассызыклый: коронавирус һава-тамчы юлы белән кешедән кешегә йога.

"Роспотребнадзор" вәкилләре вирусның җиләк-җимеш, яки посылка аша йогу мөмкинлеген кире кага. Кем белсен инде, барыбер сак булырга кирәк!
Автор: Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: