Анда кар күп, әмма бу кадәр түгел. Менә Башкортстанда кар, ичмасам! Кар булсын ул, кар булса, җәйләр уңышлы һәм уңдырышлы булыр. Ә карны җиңәбез», — дип сөйли җырчы. Җырчының виртуаль дуслары кар сорап комментарийлар калдырган: «Безгә дә җибәр әле, туган»; «Айдар, хәерле көн, туган. Казанга да бераз җибәр әле. Монда эреп бетә инде»; «Айдар абый, сезгә уңыш елмайган, рәхәтләнеп кар көрисез»; «Үзбәкстанга да җибәрегез әле»; «Апаска да җибәрегез әле». Ә кар күп яуган яклардан Айдар Галимовны ярдәмгә чакырганнар. Җырчының җитез генә кар көрәвенә сокланганнар. «Айдар абый, сәхнәдәге кебек бии-бии чистартасыз», - дип шаярткан берәү. Кайбер инстачылар: «Улыгыз, ярдәмчеләрегез кайда?» - дип кызыксынган.