Берничә айдан республика дөньяның төрле почмагыннан килгән кунакларны кабул итәчәк. Фольклориадага әзерлек берничә ел элек башланса, бүген бу эш аеруча зур колач алды. Билгеле, бу ниндидер җыр-биюләрдән торган чара гына түгел, халыкларның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен киң чагылдыручы зур фестиваль булачак ул.
Элек-электән халыкларның асылын, гореф-гадәтләрен чагылдыруда киемнәр, бизәнгечләр зур урын алып торган. Аерым бер халыкка гына хас булган бизәкләр ярдәмендә алар үз мәдәниятен күрсәткән. Монда хатын-кызларның кул эшләренә осталыгы да зур әһәмияткә ия булган. Аеруча гүзәл затларның киемнәрендә чагылган бу.
“Татар кызын иң элек ишетәсең, аннары гына күрәсең” – дигәннәр элекке заманнарда. Чыннан да, татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре шулкадәр күп булган — атлаган саен чылтырап торганнар алар.
Чулпыларда — күңел чыңы
Барыннан да бигрәк чәч толымнарына кушылып үрелгән чулпылар хатын-кыз килүен әллә кайдан күрсәтеп, чылтыраган. Чулпыга тагып, чәч толымына әнә шул тасмаларны кушып үргәннәр. “Койрык” калдырмыйча чулпы үрү зур осталык булып саналган.
Чулпы үзе тәңкәләрдән торган. Ясалышы ягыннан алар күптөрле булган. Тәңкәләр чулпыга икешәр-өчәр, алтышар, хәтта тугызар итеп тә тезелгән. Шулай итеп ясалган авыр чулпылар “көянтә” тәшкил иткән һәм берьюлы ике толымга кушып үрелгән. Чулпы авырлыгыннан чәчләр тизрәк үсә, дип уйлаганнар. Шулай ук тәңкәләрнең чыңлавы явыз рухларны да куркыта, дип ышанганнар.
Чулпыны бөтен кеше дә ясый алмаган. Аларның үз осталары булган. Бу осталык буынан-буынга, якын туганнарга тапшырылып килгән. Аның уникаль техник серләрен кадерләп саклаганнар.
Бизәнгечләрне аерым заказлар буенча да ясаганнар hәм әзер булганнарын да сатканнар. Авылларда якын туганнар берләшеп, кемдер бизәнгечләрнең конструкциясен ясаган, икенчеләре бизәгән, өченчеләре шомарткан. Осталар бизәнгечләрне ясау ысулы буенча гына түгел, төрләре белән дә аерылганнар. Бу кайбер авылларның исемнәрендә дә чагылган.
Бүген чулпыларны, гомумән, татар, башкорт би-зәнү әйберләрен ясау тергезелә. Аларны ярмин-кәләрдә, хәтта игълан сайтларында да күреп була. Фольклориадада мөселман төбәкләрәреннән килгән хатын-кызларның чәчендә дә чулпылар булачак. Чыннан да, атлап йөреше белән үк ниндидер көй чыгарган гүзәл затларның ихласлыгын, гүзәллген, гәүдә сылулыгын күрсәтүдә дә мөһим роль уйный бу бизәнгеч.
“Беләзегем-йөзегем киярмен әле үзем”
Башкорт һәм татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек. Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек һәм шулкадәр үк, ә кайвакытта күбрәк тә йөзек була. Безнең халыкка хас ике төр беләзекне аерып әйтергә мөмкин: беренчесе — тоташ, икенчесе — буынлы беләзекләр. Аларны, формасына һәм бизәү алымына карап, төрле вариантларга бүләргә була: тар һәм киң, чокып, бөтереп, бөртекләп, “оялап” эшләнгән. “Оялы” беләзекләр өчен фирүзә, якут, топаз, ахак кебек ташлар яки төсле пыялалар кулланылган. Музей коллекцияләрендә чылбырлы һәм энҗеле беләзекләр дә очрый. Ләкин халык арасында тоташ һәм буынлы беләзекне ешрак кигәннәр.
Йөзекләр дә күптөрле. Мөселман хатын-кызлары бүген дә фирүзә, ахак һәм якут кашлы йөзекләр ярата.
Алкалар — барлык татар хатын-кызлары арасында иң киң таралган бизәнү әйбере. Һәркем үзенә ошаганын сайлап алган.
Татар хатын-кызларына гына хас алкаларны атап әйтү кыен. Чөнки алар арасында төрле ярминкәләрдә сатып алынганнары, ягъни төрле җирдән китерелгәннәре дә күп. Шулай да XX йөз башында мөселман татар хатын-кызлары күбрәк кечкенә алкалар (ай формасында, калач алка, тамчылы алка) тагарга яраткан.
Күкрәкчә күз тиюдән саклаган
Муен һәм күкрәкне бизәгән зиннәтле әйберләр дә күптөрле булган. Аларның кайберләре, әйтик, яка чылбыры — күлмәк изүе каптырмасы хезмәтен дә үтәгән. Көмеш тәңкәле һәм көмеш челтәрле күкрәкчәне яман күздән саклану өчен дә кигәннәр. Шундыйларның берсе — хәситә. Мөселман хатыннары исә хәситәне кашлы көмеш челтәрләр белән бизәргә яраткан. Зур кашлы челтәрләрне бер-берсенә тоташтырып эшләгән зиннәтле хәситәләр дә очрый. XX йөз башында хатын-кызларның бизәнү әйберләре арасында чын яки ясалма ташлардан эшләнгән муенса киң тарала. Кайвакытта төймәләрне тәңкә аралаш тезгәннәр. Соңга таба зиннәтле яка чылбыры һәм каптырма урынына тәңкәле брошкалар куллана башлыйлар.
Хәзерге вакытта милли кием элементлары өлкән яшьтәге кешеләр киемендә күбрәк очрый. Бу – киң итеп тегелгән өс киеме, кокеткалы күлмәкләр, яулыклар, шәлләр, түбәтәйләр, милли аяк киеме.
Энҗеле калфак: үзең чик тә, үзең так
Билгеле, мөселман хатын-кызы баш киемсез йөрергә тиеш түгел. Көндәлек тормышта татар кызларының башында яулык булса, калфак – бәйрәмнәрдә кия торган үзенчәлекле баш киеме. Төрле катлам кешеләре кигәнлектән, аларны шәһәр һәм авыл калфаклары дип, икегә бүлеп йөрткәннәр. Калфакның төрләре күп. XIX йөзнең урталарына кадәр калфаклар зур, чуклары иңнәргә төшеп торган капчык кебек булган. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан теккәннәр. Әйтергә кирәк, калфак бүген дә халыкта киң таралган. Әле кайчандыр калфакларны сәхнәдә генә күрергә туры килсә, бүген аларны милли бәйрәмнәрдә дә еш кияләр. Шул ук Каз өмәсе, Коръән ашларында калфак кигән гүзәл затлар бәйрәмгә тагын да нур өсти.
Башкорт хатын-кызларының баш киеме төрлелеге һәм үзенчәлеге белән аерылып тора. Алар арасында кашмау аерым игътибарга лаек. Шунысын да әйтергә кирәк, мөселман хатын-кызларының бизәнгечләре аларның гаилә хәлен дә билгеләгән. Шул ук кашмауны, мәсәлән, кияүгә чыккан башкорт хатын-кызлары кигән. Кияүгә чыккан хатын-кызлар, ягъни 35-40 яшьлекләр, кушъяулык ябынган. Ул гүзәл-затның башын гына түгел, гәүдәсен дә берникадәр каплаган. Ә инде балаларын тормышка чыгарганнар ак төстәге тукымадан эшләнгән таслар ябынган. Таслар — гадәти яулыктан зуррак. Кайбер төбәкләрдә аның озынлыгы өч метрга да җиткән.
Чыннан да, республикада үтәчәк Фольклориада мәдәни тормышны җанландырып җибәрүче чара гына түгел, тарихыбызга әйләнеп кайтуга да булышлык итә. Әйе, чулпылар, алкалар узган гасырлар кайтавазы булып, башкалабызда янә бер тапкыр чыңлаячак!