Магний запасын гел тулыландырып торырга кирәк. Организм аз гына магний кытлыгы кичерә башлауга, аритмия билгеләре күзәтелә (йөрәк ритмы бозыла, еш тибә), аякның балтыр өлешеннән көзән җыера, хәл бетә, кәеф төшә, йоклаганда тән калтырап, дерелдәп куя. Магний җитмәү аркасында чәч коела, тырнак сына, тире сула, җыерчыклана. Соңрак сөяк уала башлый, остеопороз авыруы башлана. Ахыры сөяк сыну белән тәмамланырга мөмкин. Гадәттә, сөяк кальций җитмәгәндә ныклыгын югалта. Кальций – сөякнең ныклыгы, ә магний сыгылмалылыгы өчен җаваплы.
Магнийны организм үзе эшләп чыгармый. Ризык һәм су белән бик аз микъдарда керә ул. 100 грамм диңгез кәбестәсендә ул 800-900 миллиграмм. Магний балыкта, шпинатта, яшел суганда, брокколи кәбестәсендә, салат яфракларында күп. Кузаклылар, көрпәле ипи, җиләк, бананда бар. Магний чикләвектә дә байтак, тик аны организм, бигрәк тә балаларныкы, авыр эшкәртә. Кара шоколад та – магний чыганагы, тик калорияле булганлыктан, аны еш ашарга ярамый.