Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 апрель 2020, 13:35

Вахтовик сәламәт булып чыкты.

"Мәскәү - Белорет" поездында авырып киткән һәм Инҗәр станциясендә төшкән 26 яшьлек вахтовикның коронавируска анализ нәтиҗәсе бүген билгеле булды.

Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта хәбәр итүенчә, вахтовикта СОVID-19 ачыкланмаган. Пациент әле шәһәр йогышлы авырулар дәваханәсендә, аның хәле канәгатьләнерлек, дип яза "Кызыл таң", "Башинформ" мәгълүмат үзәге хәбәрләренә нигезләнеп.

Яшь егет Инҗәр станциясендә 2 апрельдә хәле начар булуын хәбәр итә. Ул, шулай ук, элегрәк СОVID-19 белән авыручы кеше белән элемтәдә булуы турында әйтә. Шикләнелүче утырган вагонда 48 пассажир булган. Аларның бу көннәрдә нинди уй-хисләр белән яшәвен күз алдына китерүе авыр түгел. Бу сөенечле хәбәргә алар да бик шатлангандыр, диясе килә. Һәркемгә үз сәламәтлеге бик кадерле шул.

Фото: pixabay.com

  • Читайте нас: