Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 апрель 2020, 16:50

Кәрәзле элемтәгә бәяләр артуы ихтимал

Русиядә кәрәзле элемтәгә бәяләр артуы турында сөйли башладылар. Элемтә компанияләре моның уртача 15, хәтта 20 процентка үсәргә мөмкин булуын белдерә. Бу хакта РИА Новости белдерә.

Моның төп сәбәпләре – икътисади хәлләрнең авырлашуы, халыкның ихтыяҗы кимү, валюта курсы һәм аренда бәяләре арту.
Ә иң әһәмиятлесе – кәрәзле элемтә операторларының кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә байтак кына заказчыларын югалту ихтималы. Корпоратив клиентлар арасыннан шактые элек төзелгән контрактларны озайтудан баш тарта башлаган да инде. Нәтиҗәдә, операторларның бу өлкәдәге кереме 30-40 процентка кимегән.
Шулай ук соңгы атналарда үзизоляция режимы аркасында интернеттан файдаланучыларның 30-50 процентка артуы, социаль әһәмиятле интернет-ресурсларга бушлай керү программасын эшләтеп җибәрү дә операторларның чыгымнарын арттырган. Белгечләр әйтүенчә, боларның барысы да челтәрләрне яңартуны таләп итә. Тәңкәнең бәясе төшү һәм Кытайдан җиһазлар китерелүдәге тоткарлыклар исә моңа аяк чала.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: