Гаилә булгач, савыт-саба шалтырамый тормый, дигәннәре ничектер дөресрәк кабул ителә. Ир белән хатын арасындагы тавыш адреналин чыгарумы яки гаилә институтын таркатучы явызлыкмы? Ничек бер-береңә сабыр булып, эндәшми калырга? Үз фикереңне тавышны күтәрми генә ничек җиткерергә? Әйдәгез, бу хакта «пар күгәрченнәр»нең фикерләрен тыңлап үтик.
Эльза, 37 яшь:
Безнең гаиләдә лидер әни иде. Ниндидер мөһим карарларны кабул иткәндә дә аның сүзе үтемле булды. Шуны күреп үстем бит инде. Кияүгә чыккач, минем дә дилбегәне үз кулларыма аласым килде. Әмма бик тиз урыныма утырттылар. Ирем: «Парад белән мин җитәкчелек итәчәкмен!» – дип бер генә тапкыр әйтте. Күндем. Гаиләдә ир баш булуын инде дөрес дип табам. Ызгышып киткән чаклар да була. Ирем минем бик эмоциональ. Көн-таң туса бер дә юкка тиргәшеп йөреми, әмма чыгарыннан чыгармаска кирәк. Ул тиргәшкәндә мин эндәшми торам, югыйсә, сугышып китәргә кирәк бит. Шулай да эчтән генә үзен бераз сүгеп алам һәм артыннан йодрык төйнәп калам. Моны психологлар да тәкъдим итә. Чынлап та, җиңел булып кала. Ә иртәгәсен, тынычлангач, үз фикеремне җай гына җиткерәм. Ни дисәң дә, гаиләдә тынычлык хатын-кыздан торадыр.
Лилия, 28 яшь:
Яшәгән чорыбыз патриархат та, матриархат та түгел. Ир дә, хатын да бердәй тигез, бердәй хокуклы. Гаиләбездә тавыш чыкмый тормый: коммуналь хезмәт түләве, пешерелгән аш, елаган бала, ватылган ишек сабы, ике төрле мендәр тышы өчен дә «ут чыгарып» алабыз. Хатын булсам ни, мин дә шәхес, минем дә үз фикерем бар. Ни өчен әле мин гел генә иремнең сүзе белән килешергә тиеш? Бүген эндәшмә, иртәгә эндәшмә, өченче көнне ул бөтенләй авызны ачтырмаячак.
Илнар, 41 яшь:
Ике көн элек кенә күлмәк өчен эләгешеп киттек. Мин теләгәнен үтүкләмәгән. Сүз күлмәктә генә тукталып калмады, ярты ел элек булган вакыйгага кадәр барып җиттек. Русчалатып әйтсәк, взрыв эмоций булды. Хәзер берәр атна бер-беребезгә эндәшмәячәкбез. Ә дуслашкач, рәхәт була. Мәхәббәт кошларына әйләнәбез. Дөнья бит ул бер генә төрле барса ялкыта, бераз заряд та кирәк.
Бу өч кенә җавап. Ничә кешедән сорасаң, шулкадәр фикер. Әмма асылы шуңа кайтып кала: гаиләле булу, бигрәк тә аны саклау ансат кына түгел. Ике гаиләдә үскән, төрле тәрбия алган, холыклары да төрлечә булган ике кеше бер җан булып, ярты сүздән, бер караштан аңлашып яшәп киткәнче озак еллар үтәргә мөмкин. Бер-берсеннән башка бер генә сәгать тә тора алмаган гашыйклар, өйләнешкәч, дошманга әйләнә дә куя. Андыйлар да очрый. Мәхәббәттән җилләр исә. Нәрсә диләр әле: иң яхшы хатын – мин өйләнмәгәне, иң яхшы ир – мин кияүгә чыкмаганы. Һәм һәркем шулай уйлый. Шулай бит? Күрше үрдәге каз булып күренә шул.
Ир белән хатын мөнәсәбәтенә кагылышлы юраулар да бар икән. Ишеткәнегез бар идеме?
Кияүдәге хатыннарга чәчне икегә аерып, ике толым итеп үрергә ярамаган – ире ике хатын ала. Кыз чакта гына ике толым белән йөргәннәр.
Чәчне үргәч, өстеннән тарарга ярамый – ирең икенче хатын ала.
Кер юганда яңгыр ява башласа – ул хатынны ире яратмый.
Кер юганда кояш чыкса, көн балкып китсә – әлеге хатынны ире ярата.
Яраткан кешеңә, иреңә яшереп кенә күк төймә бирсәң, тоттырсаң яки аның киеменә тегеп куйсаң – ул сине генә яратыр.
Юрау дигәндәй, барыгызның да ишеткәне бардыр инде, аерым бер төр бүлмә гөлләре була – йорттан ирне куа торган. Аларны мужегон диләр. Шуны ишеткәч, бер хатын атап ул гөлләрне үстерә башлады. Бер күрүемдә, ике ел гөлем котырып үсә инде, ирем генә чыгып китәргә ашыкмый, диде. Күрмәгәннең күрәсе килә, дигәндәй. Чынлап чыгып китсә, нинди гөл үстереп яңадан кайтарыр микән?
Хатыны никахта үзен бәхетлерәк хис иткән саен, сөйгәненең күңелен ныграк күрергә тырыша, димәк, ире дә бәхетлерәк була, ди фән әһелләре. Бәхетле гаилә тормышының ачкычы хатыны кулында булса, йозагы - ирнекендә. Ни әйтәсем килә: бәхетне ир белән хатын икәүләп кора. Ялгызың гына аны булдыру мөмкин дә, дөрес тә түгел. Шул бәхет нигезен сабырлык, хөрмәт, бер-береңне ишетә һәм аңлый белү тәшкил итәдер. Язучы Ольга Валяева болай дигән: «Гаилә конфликтында һәрвакыт икесе дә җиңелә». Моны дөрес түгел дип кем әйтер?!
Хатын һәм ир талаша,
Өйдә хәйран – тамаша.
Икесе дә кызганнар,
Әдәп сырын узганнар.
Нинди генә сүз чыкмый,
Ярый әле, күз чыкмый,
Талаш бермәл сүрелә,
Ир киеменә үрелә.
– Мин, – ди, – китәм,
хуш, хатын,
Тик белеп кал: яраттым.
Күрешмәсәк яңадан,
Телгә алма яманлап.
Хатын әйтә: – Хуш, ирем,
Мин дә сине бик сөйдем.
Син эштә чагында да
Сагынып бетә идем.
– Чынмы хатын?
– Чын картым.
– Яраттыңмы?
– Яраттым.
– Әле дәме?
– Әле дә!
– Мин дә сөйдем мәңгегә.
Сүз китә гөлдер-гөлдер,
Күз итә мөлдер-мөлдер.
Бүрек баштан ташлана,
Тормыш кабат башлана.