Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 Май 2020, 17:34

Гаилә бәхетенең сере шул икән

Кайчакта миңа шулай тоела: хәзерге заман әниләре булдыра алмаган бер генә эш тә юктыр. Бер кешедә никадәр көч, дәрт. Көнен эшкә багышлап, гаиләсенә, йортына, бакчасына да вакыт чыгара. Карьера да арткы планда түгел. Тормышта, тәү чиратта, үзеңә ышану, мөһим. Ә бит һәр әни хатын-кыз булуын да онытырга тиеш түгел. Аның сәламәт, матур, тәрбияле булуы иң башта гаиләсе өчен кирәк.

Айдан – нур, гөлдән нәфислек алган Айгөл Гарифуллина да бар яклап та килгән хатын-кыз, әни. Кайчан гына очрашып сөйләшмә, ул чын мөселман хатын-кызларына хас тыйнаклыгы, кешеләргә хөрмәтле булуы белән аерылып тора.
Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган Яңа Кайпан кызы хезмәт юлын Ленин исемендәге АПКда бухгалтер булып башлый. Менә шунда инде ул булачак тормыш иптәше Дмитрий Гарифуллин белән таныша да. Ул да шул ук уку йортын тәмамлап, хуҗалыкта ветеринар булып эшли. Мәхәббәт уты кабынган яшь чакларын искә алып: «Дима белән фикерләребез, теләкләребез, әйтер сүзләребез бер булуы мине әсир итте. Бер төрле уйлыйбыз да куябыз. Һәм әле дә шулай», – ди Айгөл Илһам кызы.
Яшь гаилә Югары Тәтешледә йорт тергезеп чыга. Монда дәүләт ярдәме дә тоемлы була. Гаиләләренә ямь өстәп, кызлары Алина һәм Лилия дөньяга килә. 10нчы сыйныфта укыган Алинаның уңышлары байтак. Бер кочак диплом, грамоталарны кайберләр гомере буена җыя алмый. Район, республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларда, эзләнү эшләрендә катнашып, призлы урыннар яулаган ул. Аның теләге: мәктәпне яхшы тәмамлап, киләчәктә дә әти-әнисенең горурлыгы булырга. Лилия дә апасыннан калышмый. Йөзеннән елмаю китмәгән кызның максатлары югары, теләкләре матур.
Һәр көн иртән яраткан коллективы, үз иткән эшенә ашыга Айгөл Гарифуллина. Каеннар арасыннан атлый ул. Ә каеннар кешене уй-хискә чумдырырга бик тә сәләтле. Якыннарына, туганнарына ак каеннар кебек бәрәкәтле, сикәлтәсез ак тормыш юллары тели ул. Район ветеринария станциясе Айгөлнең икенче йорты, икенче гаиләсе дияргә була. Биредә ул кадрлар эше буенча белгеч вазыйфасын башкара. Коллективта аның хакында, бик җаваплы, чиста күңелле, тыйнак, аралашучан диләр.
Тормыш иптәше әлеге вакытта Красноярск якларында эшли. Гаилә башлыгының кайтуын сагынып көтеп алалар. Әтиләре кайткач, бәйрәмгә тиң көннәрдә алар күмәкләшеп эшли дә, ял итәргә дә вакыт таба. Музей, театр, зоопаркларга да йөриләр. Ике якның да әти-әниләрен хөрмәтләп искә ала Гарифулиннар. Әтиләре мәрхүм инде. Алар намусына тап төшерми, кадерлеләренең горурлыгы булып яшәргә омтылалар.
Әни кешенең буш вакытлары каламы? Аны ничек уздырырга? Айгөл исә кызлары белән серләшә, сөйләшә.
– Болай да тере әңгәмә аз калып бара. Һәркем үз экранына чумган. Гаиләбездә ике кыз үсә. Ә алар булачак әниләр. Диванга утырып сөйләшү кирәкми. Ниндидер ризык әзерләгәндә, бергәләп эш башкарганда төрле темаларга әңгәмә корабыз, җай гына кызларны ни борчыганнын сорыйм, үрнәк алырлык, я булмаса гыйбрәтле хәлләрне сөйләп үтәм. Балачакта алган тәрбия алтынга тиң, – ди Айгөл Гарифуллина.
Матур гаиләнең сере нидә, дип сораганда, татулыкта, бер-береңне хөрмәт итүдә, өлкәннәрне олылауда, ди бу гаилә. Гарифуллиннар нәкъ менә шушы сыйфатларны кадерләп яши дә инде.
Әлфия Сәлимгәрәева.
Автор фотосы.
Читайте нас: