Юк нәрсә дип әйтә алмыйм, чөнки үзем күрдем. 1953 елның октябрь азагы, кап-караңгы төн иде. Кинәт төньяк-көнбатыштан бөтен күк йөзен тутырып яктылык пәйда булды һәм бер-ике секунд эчендә үтеп тә китте. Ул электр яктысына да, кояшныкына да охшамаган, зәңгәрсу-яшькелт төстә һәм шундый якты, җирдәге ком бөртекләре дә күренерлек иде. Без икәү идек. Ул кеше: “Ни булды?” — дип гаҗәпләнде, мин күк капусы ачылды дип, үземчә аңлаттым. Мин 38 ел география укыттым, тик дәрестә ул темага кагылмадым, чөнки фәнни аңлатма тапмадым. Табигатьтә минем өчен табышмак булып калган тагын бер күренеш турында язып үтим әле. Азәрбайҗандагы Гёйгёл күле тирәсендә хикмәтле урын бар: тормозын ычкындыргач, машина таудан түбән төшү урынына үзеннән-үзе тауга менә башлый. Моны кат-кат тикшереп карыйлар, ә машина һаман тауга үрмәли. Бер чиләк су түгеп карыйлар, ул да шулай ук тауга таба ага. Бу хакта күп ишеткәч, ТАССның ике корреспонденты да тауга барып тикшереп карыйлар, ләкин әлеге гайре табигый күренешнең серен ачыклый алмыйлар. Бәлки тауда магнитлы катлам булып, машина шуңа тартылгандыр, ә суны өскә нәрсә тарта? Җир йөзендә аңлатып булмаслык, аномаль урыннар шактый диләр. Ә ул сәер тау турында мин 1988 елда “Известия” газетасында укыган идем. Эшләгәндә бик күп газета-журнал алдыра идем, ләкин шул хәлне аңлатканын очратмадым. Хәзер бары “Татарстан яшьләре”н генә алдырам, чөнки күпкә китсә, бәяләре кесәгә суга. Ә “ТЯ”ны бәйрәм көткәндәй көтеп алам. Миңа гыйнварда 86 яшь тулды инде, шулай да укырга тырышам. Китаплар укыйм, башваткычлар чишәм. Күнегелгән гадәтне ташлап булмый.