Кара болытлар капласынмы күкне, коеп яңгыр яусынмы – безнең Совет Армиясе яугирләре атакага һәрчак әзер була. Иңнәренә салган автоматы белән алар, туган җирен өзелеп сагынса да, яу юлыннан атлый... Без дә аларны хөрмәтләп искә алыйк.
Шәүкать Исмәгыйлев 1942-1946 елларда Кызыл Армия сафында хезмәт итә. Сугыш турында ул бик искә алырга яратмый, аз сүзле иде. Мин дә аның турында кыскача гына сөйләп китәм. Без аның белән аралашып яшәдек, әмма күкрәгендә ярчык йөрткәнен беребез дә белмәде – шундый көчле рухлы иде ул.
Бөек Ватан сугышына Хәбибрахман гаиләсеннән дүрт ул китә. Әкрам һәм Әгъзам яу яланында ятып кала. Соңыннан ачыклануынча, алар бер-берсеннән әллә ни ерак та сугышмаган икән. Зыятдин һәм Шәүкатькә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була. Калган бар гомерен Шәүкать Хәбибрахман улы педагогикага һәм җәмәгать эшләренә багышлый.
Җаваплы укытучы оештыру сәләтенә дә ия була. Моны исәпкә алып, аны Ленин колхозының партия комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Шәүкать Исмәгыйлев – Башкортстанның атказанган укытучысы. Бәдрәш мәктәбендә – директор урынбасары, Шулган һәм Акбулат мәктәпләрендә директор булып эшли, озак еллар Иске Чокыр мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта. Ул районда укытуның техник алымнарын киң куллануы белән аерылып торды. 40 елдан артык хезмәт дәверендә Башкорт АССРы Югары Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнде, башка бик күп наградаларга ия булды.
Мин аны коллегам һәм туганым буларак беләм. Аның тамырлары минем тормыш иптәшем Ринат Байгазинныкы белән билгеле Исән хан нәселенә тоташа. Беренчесе Иске Чокырга нигез салган аның улы Барыктан, икенчесе – Кодашка нигез салучы Ләүхәдән килә. Шәүкать ага – күренекле Гали Чокрый нәселеннән. Безгә ул әниебез (минем кайнанам) Рәфия ягыннан якын иде. Аның Шәүкать ага турында җылы итеп сөйләгәнен ишетеп, бу кеше белән танышасым килде. Бәхеткә, мондый очрашу озак көттермәде. Шәүкать ага үзенең ягымлылыгы, аралашучанлыгы белән үзенә тиз җәлеп итте. Кечкенә чакларында ук улларыбыз да аны бик тиз яратып өлгерде.
Аеруча август конференцияләре вакытындагы очрашулар истә калган. Район үзәгендә яшәгәнлектән, төшке ашка безгә җыела торган идек. Безнең белән ике туганыбыз Ләүзә Байгазина һәм Кодаштан аның ахирәте мәрхүмә Заря Гарипова да бар. Шәүкать ага һәрберебезгә игътибарлы. Аның өендә дә кунакта булганыбыз, Зөһәйрә ханымның тәмле ризыкларыннан авыз иткәнебез бар. Әйткәндәй, ул да педагог иде. Иренең вафатыннан соң кызы белән Югары Тәтешледә яшәде.
Шәүкать ага оптимист зат иде. Авыру килеш тә төшенкелеккә бирелмәде. Тормыш иптәшем, аның өлкән абыйсы Мидхәт һәм әниебез белән Иске Чокырга баруыбыз әле дә хәтердә. Матур аралашу, күңелле мизгелләр күңелдә мәңгелеккә уелып калган. Аеруча әниебезгә карата Шәүкать ага бик игътибарлы булды.
Алар Зөһәйрә апа белән ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерде. Шәүкать ага улларын укытучы итеп күрергә теләде, әмма бу юлны кызлары сайлады. Камил Шәүкать улы үзәк район дәваханәсенең баш табибы булып эшләде. Әлеге дәваханә комплексы шул елларда төзелде.
Бөек Җиңү көне безнең ата-бабаларыбыз, ирләребез, абыйларыбыз һәм апаларыбыз көче белән яулап алынды. Алар арасында хәрби хезмәткә дә, педагогикага да намуслы һәм тугры калган Шәүкать ага да бар. Җырларда җырланган «Сережку с Малой Бронной и Витьку с Моховой»ны беләбез икән, без каһарманнарыбызны да белергә бурычлы. Шәүкать Исмәгыйлев турында сөйләгәндә мин шушы максатны күз уңында тоттым.