Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 Май 2020, 19:55

Студентларга өйләренә кайтырга кушылды

Радий Хәбиров университетлар ректорлары белән киңәшмәдән соң, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, тулай торакларда яшәүче Уфа югары уку йортлары студентларын өйләренә кайтарып җибәрү турында күрсәтмә бирде.

"Уфада якынча 4,5 мең студент. Аларның меңгә якыны – чит ил студентлары, ә калган 3,5 меңе – үзебезнекеләр. Алар Уфада тулай торакларда ни эшли? Биредә тәртип урнаштырырга кирәк, чөнки хәзер укымаган яшьләр, шәһәр буйлап йөреп, бер-берсенә йоктырачак. Өстәвенә, кайбер тулай торакларда коронавирус белән зарарлану очраклары ачыкланды,” – диде төбәк җитәкчесе.

Автор : Гөлнур Исламова

Читайте нас: