Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июнь 2020, 11:45

"Салават җыены" булырмы?

Быел башкорт халкының милли герое Салават Юлаевның тууына 266 ел тула. Быел коронавирус инфекциясе таралуы сәбәпле, «Салават җыены» бәйрәмен онлайн форматта уздыру турында карар кабул ителде.

Онлайн форматта узачак Салават Юлаев көннәре программасы чараларга бай. Алар арасында Салават Юлаевның тууына 266 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция Башкортстан Республикасы Милли музее базасында онлайн форматта узачак.
Шулай ук социаль челтәрләрдә, “YouTube” веб-сайтында һәм БСТ каналында документаль фильмнар, архив спектакльләр, концерт һәм музыкаль драмалар күрсәтеләчәк. Өстәвенә, чара кысаларында Интернет челтәренең төрле мәйданчыкларында күргәзмәләр, квестлар, онлайн дәресләр, викторина, конкурс, флешмоблар, презентацияләр каралган.
Димәк, бәйрәмгә сез дә кушыла аласыз! Моның өчен 11-16 июнь көннәрендә гаджет, телефон, телевизорларыгызны кабызып, чараларга кушылырга гына кирәк.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/millt/Salavat-ieni-biel-onlayn-formatta-uzachak-304836/
Читайте нас: