Күрше республикада коточкыч фаҗига теркәлгән: Татарстанның Минзәлә районында Башкортстаннан килгән студент кыз һәлак булган. Кыз кыргый хайван катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтенә тарыган.
30 майда 23 яшьлек кыз Башкортстаннан күрше республика башкаласына китә. Студентка "Лада Гранта" руле артында китеп барганда кинәт юлга йөгереп чыккан кабан дуңгызы белән бәрелешә. Кыз туктарга өлгерми, шуңа күрә бәрелешүдән автомобиль кюветка оча.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, кыз бик күп җәрәхәтләр алган. Башкортстан студенты вакыйга урынында һәлак булган. Әмма фаҗиганең төгәл шартларын ачыкларга кирәк әле.