Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 июнь 2020, 16:30

Укучылар Мәңгелек утны сүндергән

Ә хәзер мәктәп директорын эштән куалар...Узган ялларда Түбән Тагилда балаларга бәйле башка сыймаслык хәл булган. 4нче мәктәпнең 7нче сыйныфында белем алучы ике укучы шәһәр мәйданындагы Мәңгелек утны сүндергән. Әлеге очрак буенча, Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең район бүлеге “Вандализм” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Бу уңайдан, Түбән Тагил мэриясендә тикшерү дәвам итә. Шәһәр башлыгы Владислав Пинаев, бу хәлгә аңлатма биреп, “карар кабул ителәчәк” һәм мәгариф идарәсе мәктәп директоры белән хезмәт килешүен озайтмаска хокуклы, дип белдерде. Дистанцион укытуга карамастан, мәктәптә патриотик әзерлек өчен җаваплылыктан беркем дә азат ителмәгән, ди җитәкче.
Әлегә ул балаларга Мәңгелек утның нинди әһәмияткә ия булуын һәм “биредә кешеләр күмелгән урын булуын" аңлатырга кушты. Аерым алганда, мэр Мәңгелек ут янында ниндидер “флешмоб” үткәрергә кирәк дип саный.
Мәктәп директоры исә үз вазыйфасыннан китәргә риза түгел, коллективы да аны яклап 43 имза җыйган.

Фото: activityedu.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ukuchilar-M-gelek-utni-s-nderg-n-310958/

Читайте нас: