Профильле ведомствода хәбәр итүләренчә, эшләнгән система киләчәктә каты коммуналь калдыклар чыгару тарифларын киметергә ярдәм итәчәк.
"Юл картасы" калдыклардан икенчел ресурсларны мөмкин кадәр күбрәк алу һәм аларны хуҗалык әйләнешенә кертү өчен салым ташламаларын куллану тәртибен билгели, төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертә - мәсәлән, төзелүче күпфатирлы йортларда чүп үткәргечләрдән баш тарту. Шулай итеп, проектның максаты - бизнес өчен калдыклар белән эш итү системасының икътисади нәтиҗәлелеген күтәрү һәм гражданнар өчен түләүләр бәясен киметүгә ирешү.
"Юл картасы" Владимир Путинның май указы белән расланган "Экология" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә, аның бурычларына, шул исәптән, полигоннарга түгелә торган калдыклар күләмен киметү, аларны аерым җыю һәм ябык цикл икътисадына күчү керә.
Фото bash.news.ru