Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 июнь 2020, 11:45

Фәрештәме әллә син?

Татар егете былтыр 200дән күбрәк кешене үлем тырнагыннан тартып алган иде. Аны, икенче эшкә күчә икән, дип сөйлиләр. Бу хәбәр дөресме?

Узган елның августында двигательләр эшләүдән туктаганнан соң Мәскәү өлкәсендә "A-321" лайнерын кукуруз кырына утырткан татар пилоты Дамир Йосыпов авиалайнер очучысы булып эшләвен дәвам итә. Төрле блогерлар һәм басмалар белдерүенчә, ул әле космонавтлар отрядында, әле хөкүмәт отрядында, әле "Урал авиалинияләре"ннән китәргә һәм чит ил авиакомпаниясенә эшкә күчәргә җыена, имеш. Бу - буш сүзләр. Ул элекке урынында - "Урал авиалинияләре" пилоты булып эшләвен дәвам итә. 21 майда Дамир Йосыпов Урта диңгез буенда була. Мальтадан - 37, шуннан соң Ларнактан 173 пассажир ала ул. Дамир Йосыпов пассажир лайнеры экипажы белән җитәкчелек иткән, аның двигательләренә Жуковский аэропортыннан очып киткәндә кошлар көтүе килеп керә. Пилот кукуруз кырында авария хәлендә утыра алган. Пилотның дөрес карарга килә белүе нәтиҗәсендә беркем дә ул көнне үлмәде. Моның өчен Дамир Йосыповка һәм икенче пилот Георгий Мурзинга "Русия Герое" исеме бирелде. Дамирның җитәкчеләре билгеләвенчә, ул һаман элекке урынында эшли, беркая да китмәгән. Аны бик тә тыйнак, акыллы дип бәялиләр. Фото:vk.com/pd
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/millt/F-resht-me-ll-sin-314205/
Читайте нас: