Алар маршрутларын кичә, 16 июньдә, тәмамларга тиеш булганнар. Тик билгеләнгән вакытка актив ял сөючеләр кайтып җитмәгән. Элемтәгә чыгудан да туктаганнар. Аларның кайда икәнлекләре билгесез.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төркем үз юлын Әтнәш авылында башлаган. Маршрутның ахыргы ноктасы – Абдуллино авылы. Әлеге вакытта югалган туристларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Уфа эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм җирле халык эзли.
Фото: www.vproxod.ru