Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июнь 2020, 17:35

Сугыш, данлы хезмәт юлы үткән

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланганда әтием Гатауллин Зәки Гатаулла улына бары 15 яшь тулган була. Сугышка яраклы барлык ир-атны фронтка озаталар. Озакламый әтиемә дә чират җитә – 17 яшендә армия хезмәтенә чакырыла. Моңа кадәр ул 7 класс белем алырга өлгерә.

Үзенең сугышчан юлын әтиебез минометчылар полкының төзелеш бригадасында башлый. Батырлык үрнәкләре күрсәтеп, бик күп алышларда катнаша. Ул Пруссия, Белоруссия, Австрияне азат итүдә катнашкан. Фронттан II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен», «Жуков» медальләре белән кайта.
Әтиебез сугыштан соң да туган җиренә күп хезмәт күрсәтә. Районда салым агенты булып эшли. 1953 елның мартыннан Бүлкайпан авыл Советы рәисе вазыйфасын башкара. Ферма мөдире, төзелеш бригадасы җитәкчесе, ревком рәисе эшләрен дә тырышып үти сугыш ветераны. Салават исемендәге колхоз үсешенә зур өлеш кертә.
Авылның җәмәгать тормышында актив булган әтиебез халык исәбен алу, сайлау кебек мөһим кампанияләрдә зур эшләр башкара. Әниебез Хәҗәрия Зыя кызына өйләнеп, биш балага гомер бүләк итәләр. Һәрберебезне укытып, олы тормыш юлына бастырдылар. Әтиебезнең җәмәгать эшләрендә актив булуында, лаеклы хезмәт өлеше кертүендә, әлбәттә, әниебезнең роле бәяләп бетергесез. Бер-берсен аңлап, киңәшләшеп, терәк булып яшәде алар. Әниебез дә бер генә көн дә эшсез тормады: озак еллар сөт җыйды, бригада хисапчысы вазыйфасын башкарды, авыл Советында да эшләде. Болардан тыш, дөнья көтәргә, биш баланы аякка бастырырга да көч-дәрт таба иде. Алар икесе дә тормышны яратты. Кешеләрдә һәрвакыт уңай сыйфатлар гына күреп яшәргә омтылалар иде. Олыгайгач та әтигә еш кына киңәшләр сорап килделәр. Әнием ярдәме белән догалар ятлап, сабыйларга исем кушу йоласын да башкарды ул.
Янә әтиебезнең сугыш елларына әйләнеп кайтыйк. Алар гаиләдә дүрт малай үсә һәм аларның дүртесе дә сугышта катнаша. Әдеһәм, Әгъләм, Хөрмәт яу яланында һәлак булалар. Тәүге икесе хәбәрсез югала. «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән Хөрмәт Гатаулла улы 1942 елның 3 июлендә каты яраланып һәлак була. Ул Арзамас шәһәренең Тиховинский зиратында җирләнә.
Әтиемнең безгә сугыш михнәтләрен сөйләгәнен бик хәтерләмим. Бәлки исенә төшерергә яратмагандыр, әмма кичләрен, вакыты булганда, гармунда үзәкләрне өздерерлек итеп уйнап җырлый иде.
Кадерлеләребез безнең арада юк инде. Әтиебез 70не, әниебез 90ны узып дөнья куйды. Әмма әле дә мин күңелемнән алар белән сөйләшәм, берәр эш башлар алдыннан, алар ни әйтер иде икән, дип уйлыйм. Әле дә якыннарыбыз безгә үрнәк.
Гөлшат Галишанина.
Бүлкайпан.
Читайте нас: