Елның иң озын көне шул вакыттан бирле Русиядә, Ватан өчен көрәштә башын салган кешеләр истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне дип игълан ителде.
Русиянең барлык төбәкләрендә бүген истәлекле чаралар планлаштырылган. Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә бөтен ил Бөтенрусия тынлык минутына кушылачак. Нәкъ менә шул вакытта СССРның Тышкы эшләр халык комиссары Вячеслав Молотов туры эфирга чыккан һәм халыкка Германия һөҗүме турында хәбәр иткән.
Уфада тимер юл вокзалында хәрби частьларга һәйкәл ачу планлаштырыла. 22 июньгә каршы төндә Башкортстан «Хәтер шәме» акциясенә кушылды: «Башкортостан» дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда яшьләр шул сугыштан кайтмаган кешеләр истәлегенә шәмнәр кабызды.