64 яшьлек профессор-эпидемиолог Пол Гарнерның сәламәтлеге һәрчак яхшы булган, ул йөгерү һәм йога белән шөгыльләнгән.
19 мартта Гарнер эштә булган һәм COVID-19 буенча брифинг тыңлаган. Ютәле дә, томавы да булмаса да, ул бик хәлсез халәт кичерә. Брифингта чыгыш ясаучы коронавирус йоктыручылар саны 3 тапкыр артуын сөйләгән, һәм сәер билгеләр булган очракта барысын да кичектермичә өйгә кайтып китәргә чакырган. Әлбәттә, Гарнер бу тәкъдимне кире какмаган.
Берничә көннән аның хәле начарая, ютәл һәм көчле баш авыртуы өстәлә. Бу билгеләр 2-3 атна дәвамында бер үтә, бер яңадан әйләнеп кайта. Авыруның 20нче көнендә Гарнерның дусты аңарда лимфома авыруы дип шикләнә, анализ бирергә тәкъдим итә. Шунда эпидемиологның коронавирус йоктыруы ачыклана.
60 көннән соң Гарнер коронавируска тест тапшыра, нәтиҗәсе кире була. Тик авыруның билгеләре чирләгәннән соң 3 ай үткәч тә ахыргача бетмәгән. “Бу коточкыч. Мин инде 3 ай үземне начар хис итәм. Бик хәлсезмен. Күптән түгел 5 км ара үттем дә икенче көнне урыннан тора алмадым”, – ди табиб.
“Күп эш эшләсәм, арып егылам. Бу халәт кайчан бетәр икән дип кайгырам. Бәлки атналар, ә бәлки, айлар үтәр... Кайсыберләрдә хроник арыганлык синдромы еллар буена дәвам итә”, – дип шөбһәләнә профессор.