- Уфаның Иҗтимагый палатасы - башкалага мактаулы исем бирү өчен хәрәкәт инициаторы иде. Без бу мәсьәлә белән ел ярым шөгыльләндек. Бай архив материаллары җыйдык, ветераннар белән сөйләштек. Бүләк алу өчен документлар тапшырганда, Уфа - статистика, архив мәгълүматлары белән ныгытылган материалларны әзерләгән бердәнбер шәһәр, диделәр,- диде ул.
Айрат Шаммазов ассызыклаганча, бу Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен лаеклы бүләк.
- Башкортстанга безнең илнең көнбатыш өлешеннән меңләгән кеше эвакуацияләнде. Дистәләгән эвакуацияләнгән предприятие биредә үз эшен яңадан башлап җибәрде. Шулай ук Уфада интенсив үсеш алган нефть химиясе һәм нефть эшкәртү дә Җиңүдә зур роль уйнады, - диде ул.
Айрат Шаммазов билгеләп үткәнчә, Уфа Иҗтимагый палатасы мәсьәләне контрольдә тоткан башкала мэры Өлфәт Мостафинга һәм Уфа Иҗтимагый палатасы идеясен хуплаган республика Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәтле.
Фото: i-gazeta.com