Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 июль 2020, 16:35

Кичер яшьлек хатамны

– Мансур, ишеттеңме, ир-тәгәдән безнең төркемне Хәйбулла районына бәрәңге җыярга җибәрәләр.– Чынмы?– Чып-чын, староста әйтте, валлаһи!– Вәт, шәп! Долой уку, долой бер айга институт! Әйдә, Илгиз, бу яхшы яңалыкны юарга кирәк, йөгердек кафега.Егетләр тиз-тиз генә җыенды да, күрше бүлмәдәге берничә дусларын ияртеп, студентлар өчен иң очсыз булган кафега йөгерде. Алар өчен сәбәп бик җитди иде шул. Каникуллардан җилләнеп килгән, укуга тиз генә кереп китә алмаган авыл егет һәм кызлары өчен басуда бәрәңге чүпләү – бер хөррият, санаторий белән ял йортлары читтә торсын. Ул көнне, дөресрәге, төнне авыл хуҗалыгы институтының тулай торагы гөж килде. Бераз «кыздырып» кайткан егетләр магнитофон кабызды, кәрт сукты. Кызлар исә кием-салым җыйды, ашарга тутырды. Гомер-гомергә егетләр тулай торакта рәхәт яшәде дә инде. Уку да аларга (илке-салкы йөргәннәргә дә) ничектер җиңел бирелә, ач та йөрмиләр, күңел ачарга да булдыралар.Таңга кадәр күз йоммаган Мансур белән Илгиз һәм тагын берничә егет автобусның иң артына барып кунаклады. Биш-алты сәгать барасы, йокыны туйдырырга кирәк, дип уйлады алар. Әмма студент йокысының берәр кайчан туйганы бар микән? Көн никадәр генә эссе, юл никадәр генә ялкыткыч булмасын, яшьлек яшьлек инде. Булачак инженерларның җырламаган җыры, сөйләмәгән мәзәге калмады. Шоферның гына түгел, барып җиткәндә автобусның да башы тәмам әйләнгән иде. Бу кыр практикасына аеруча Арслан сөенде: ул шул яклардан иде. Үзен монда чын хуҗаларча хис итте. Бу фәлән авыл, бу фәлән тау, дип, юл буена бик тәфсилләп сөйләп барды. Туган авылы да студентлар эшләячәк басудан егерме чакрым гына булып чыкты. Рөхсәт булса, ул үзенең иптәшләрен, һичшиксез, клубына алып барачак. Авылын, клубын сөйләгәндә Арсланның болай да кысык күзләре тагы да кысылып, бит очлары алланып бетә иде. Гадәттә, Арслан сөенсә, кулын артык еш болгап сөйли башлый. Бу очракта аның куллары бөтенләй тик тормады. Менә бит, туган як, туган авыл кешене ничек канатландыра!

***
Студентларны фатирларга бүлделәр. Күл буенда җәйрәп яткан бу башкорт авылы зур булмаса да, һәркемгә йорт табылды. Дастыен, кара мыеклы, көн эссе булуга карамастан резин итекләр кигән бригадир студотряд җитәкчесенә фатир адресларын тоттырды да, урнашырга кушты. Ә иртәгәсен сәгать сигездә шушы урында җыелырга боерды.
– Свобода неграм, – диде иркен сулап Мансур һәм җитәкчесе Айрат Усмановичның усал карашына тап булды.
– Кунакта икәнегезне онытмавыгызны сорыйм, Мансур, башкорт якларына килгәнне тагын бер кат кисәтәм. Смотрите, башкортлар усал. Сезнең дә тәртип ягы чамалы. Бер айдан кайтканда шул ук составта булыйк. Кимемик тә һәм… артмыйк та. Шылды? – диде усал итеп тамак кырып Айрат Усманович.
– О-о, Усманыч, соңгысы бөтенләй башкортча чыкты, – дип ташлады Луиза. Ул төркемдә булган өч кызның берсе иде. Бик тә усал, туры сүзле.
– Ә безне якларга Арслан бар бит, әйеме? – дип Мансур Арсланның җилкәсенә кулын салды. Болай да кыска Арслан иптәше янында тагын да кечерәеп калгандай булды.
Адреслар тиз генә бүленде. Мансур белән Илгизгә авыл читендә урнашкан Дәүләт абый Фатыйховлар йорты эләкте.
Дәүләт абый белән Мөнәвәрә апа икесе дә гомер буе колхозда ал-ял белми эшләгән тырыш гаилә хуҗалары иде. Тыштан тәбәшәк күренгән өй эчтән иркен булып чыкты. Моның серен бик тиз ачыклады егетләр: су тирән булгач, баз чокып эшләнгән, шуңа да өй тәбәшәк тоела икән. Башкорт рухы аларның теленә генә түгел, табак-савытларына, урын-җирләренә дә хас иде. Егетләр верандага урнашты. Иң рәхәте анда. Көз булса да, көннәр эссе тора. Гаиләдә Дәүләт абый белән Мөнәвәрә ападан тыш кызлары да бар иде. Ул көтмәгәндә, шым гына пәйда булды. Егетләр тышта юынган чакта, сөлге чыгарып элде дә, шунда ук юк булды.
– Илгиз, минем генә күзгә күренмәдеме ул?
– Юк, ахрысы, икебезнең дә күзгә күренде.
– Бик тә яхшы йортка эләккәнбез түгелме соң болай булгач?!
Кунакчыл булып чыкты хуҗалар. Егетләр урнашасын белгәч, эштән иртәрәк кайтып, сарык чалганнар, аш салганнар. Майлы шулпаны корыт белән суктырып куйды студентлар. Кичке аш артына күзгә күренеп калган кыз да килеп утырды. Дәүләт абыйларның икенче, төпчек кызлары Гөлнәзирә икән. Гадәттә, кара чәчлеләр кара күзле, сары чәчлеләр зәңгәр күзле булып туа. Ә Гөлнәзирәне Ходай кара чәчле һәм зәңгәр күзле итеп яраткан. Бу аны ифрат чибәр күрсәтә иде. Моны егетләр дә шәйләми калмады. Әмма ничек кенә сүз катсалар да, Гөлнәзирә дәшмәде. Кичке аштан соң, әти-әнисе көтү җыйганда да сөйләшмәкче булды алар. Барысы да бушка. Җиңелчә елмаеп куюдан башка Гөлнәзирәдән бернинди җавап алмады алар.
– Бигрәк тагы, харап икән, күпме түзәр дисең, үзе килеп дәшер әле. Әйдә, Мансур, булмаса урамны урап кайтыйк. Башка кызлар да бардыр бит монда, – шулай диделәр дә егетләр чыгып киттеләр.
Ә Гөлнәзирә икенче, өченче көнне дә дәшмәде. Эшнең нигә барганын сизеп калып, Мөнәвәрә апа егетләр бүлмәсенә сөйләшергә үзе керде.
– Тумыштан сөйләшми ул, балалар. Сез аңардан берүк көлмәгез. Гөлнәзирәбез болай да Ходай тарафыннан кимсетелгән. Без аны күз карашыннан аңларга өйрәндек. Кайбер чакларда үз фикерен сөйләшә белгән кешегә караганда да ныграк аңлатып бирә. Барын да ишетә, тик сөйләшә алмый.
***
Көн артыннан көн үтә торды. Бәрәңге басуы бик зур булып чыкты. Уңыш күп, җыеп кына бетер. Бригадир Шәүкәт усал иде, шәләй-вәләй йөрергә ирек бирмәде. Авыл балалары эшкә нык, чыдам. Көне буена бәрәңге чүпләп, тузанга батып, кайтып авалар иде. Ярый күл бар – кешедә көн дә мунча ягуы да кыен. Әмма ничек кенә булмасын, яшьлек-яшьлек инде. Күпме арысалар да, кич чыгарга хәл дә, вакыт та тапты студентлар. Зур гына агач клуб төнен җанланды. Уфа студентлары белән ул тагын да ямьләнде. Гөлнәзирә дә әкренләп егетләр белән дуслашты. Өчәүләп кич чыгалар, өчәүләп кайталар иде. Мөнәвәрә апаның шулай да күңеле тыныч булмады. Бик ышанып бетми иде ул квартирантларына. Ә кызы, киресенчә, соңгы көннәрдә бик күңелле йөрде. Сөенгәндә ул ниндидер авазлар чыгара иде. Әйтерсең дә, җырларга тели.
Практиканың яртысы үткәндә Арслан дусларын тәки авылына алып китте. Хәтта икенче көнне эшкә дә соңга калдылар. Вәт, эләкте ичмасам бригадирдан. Айрат Усманович, шул кирәк сезгә, дигәндәй читтән көлеп кенә торды. Ару бәйрәм иткән булып чыкты егетләр. Әтисенең бал балы белән сыйлады шул Арслан.
– Усманыч, кайтар инде бүгенгә генә. Иртәгә планны ике көнлек итеп үтәрбез, дип ялына торгач, җитәкчеләре ризалашты – егетләр шунда ук кайтып тайды.
Мөнәвәрә апа белән Дәүләт абый эштә. Бүген алар кичкә генә кайта. Мал үлчәп, үгезләр озатасы бар. Илгиз, монда салкынрак, дип мунчага кереп ятты. Мансур исә үз бүлмәсенә ауды. Салкын катык күтәреп Гөлнәзирә кергәндә ул йоклап китмәгән иде. Соңгы атнада Гөлнәзирә дә бик дуслашты алар белән. Аеруча Мансурны якын күрде. Егет кенә аңламады, Гөлнәзирәнең күңелендә дуслык кына түгел иде шул. Мансур кызны күбрәк кул курчагы урынына күрде. Эндәшми, каршы килми, үзе тере. Илгиз дә булса, бәлки бу эш эшләнми дә калыр иде. Ул чакта гомерлек хатасын кылганын Мансур аңламады. Мәхәббәт утында янып-көяргә мең кат риза булса да, Гөлнәзирә моны теләмәде. Үзенчә кычкырды, ычкынырга теләде, көче җитмәде. Мәхәббәтнең шундый ачы һәм явыз булуы белән ризалаша алмады.
***
Һәр сәяхәт кайчан да булса тәмамлана. Бер ай дигәндә очсыз-кырыйсыз бәрәңге дә җыелып бетте. Соңгы кичне иртәгәсе инженерлар күл буенда учак ягып таң каршылады. Нәкъ пионер лагерендагыча. Сергей гитарада уйнады, башкалар аңа кушылып җырлады. Таралышканда инде сызлып таң ата иде.
– Әнә, – диде Айрат Усманович, – нинди матур таң ата. Мондый минутлар сирәк була. Бу бергә каршылаган таңны мәңге истә калдырыгыз, балалар. Еллар тиз үтә, кайсыгыз кайсы якка таралырсыз. Әмма һәркайчан кеше булып калыгыз. Менә бу әледән-әле кояшны каплап узган болытлар кебек, тормышыгызда киртәләр дә очрар. Тик сез югалып калмагыз. Барлык начарлыктан өстен калыгыз, һәр адымыгызга җавап бирерлек булыгыз. Кеше дигән бөек исемгә, әти-әниләрегез йөзенә тап төшермәгез.
Ә хәзер барыгыз, сезгә өч сәгать йокы вакыты калды, иртән хуҗаларыгызга рәхмәтләр әйтеп, матур итеп хушлашыгыз. Төгәл сигездә кузгалабыз.
Мансур белән Илгиз кайтканда Гөлнәзирә йокламаган иде. Каен төбендәге кәкүктә талгын гына атынып утыра. Мансур аңа күтәрелеп карамаска тырышты. Күрмәмешкә салышып, бүлмәсенә кереп китте.
– Ай-һай, брат, хата кылдың ахры.
– Илгиз, юкны сөйләмә әле. Ул үзе теләде. Ул да ялгыз, мин дә, ул да балигъ, мин дә. Соң телсез кызга өйләнә алмыйм бит инде.
Сигездә кузгалу түгел, студентлар тугызга чак җыелып бетте. «Берлинны алган» яшьләр автобуска төялеште. Алда аларны мең сынаулары, шатлыклы мизгелләре белән башланмаган уку елы көтә иде.
***
Гөлнәзирәнең бәби көтүен белү әти-әнисенә аяз көнне яшен суккандай булды. Ана күңеле моны бик алдан ук сизгән иде дә соң. Дәүләт абыйлар гаиләсендәге проблемаларны бервакытта да кычкырып, тавыш күтәреп хәл итмәделәр. Монысын да алар һәркайсы үз эченә йотып кабул итте. Утырып киңәшләшкәннән соң, Мансурлар авылына барырга булдылар. Яңа ел алды иде. Олы кызларының кияүләре алып китте аларны. Бу вакытта әти белән әни йөрәге ни кичергәндер, бер Ходай белә. Сораша торгач, Мансурларның йортын таптылар. Караңгы төшкән иде инде. Алар Мансур Яңа елга кайткандыр дип уйлады, ялгышканнар – өйдә әтисе белән әнисе һәм сеңелесе генә булып чыкты. Таныш булмаган кунакларны хуҗалар тәүдә яхшы каршы алды. Әмма эшнең нидә икәнен белгәч, карашлары бик тиз үзгәрде.
– Беренчедән, бәлки сез ялганлыйсыздыр, икенчедән, Мансурның әле укыйсы да укыйсы һәм, ниһаять, өченчедән, үзегез бит кыз сөйләшми дисез. Мансурыбыз безнең яхшы укыды, ул булачак инженер, зур кеше. Аңа тиң яр кирәк, – дип бар әңгәмәгә нокта куйды Мансурның әтисе. Ничек кимсенеп килсә, тагын да ныграк мыскылланып кайтып китте алар. Үз гомерендә беркемгә дә авыр эндәшмәгән Дәүләт абый түзә алмады:
– Ялгышасың, туган, дөнья куласа, бер булмаса бер баса. Ялгыш булды сезгә килү, башкача юлыбыз киселмәсен, яме. Артык балабыз юк, туачагын да тәрбияләрбез әле. Ходай исәнлек бирсен, – диде ул әрнеп.Бу хәлне әти-әнисе Мансурга сөйләп тормады.
***
Чынлап та Әнвәр абыйның сүзе хак булып чыга. Мансур институт тәмамлый. Таныш-белешләре аркылы Уфа янындагы совхозга эшкә урнаша. Яшь кенә булуына карамастан, карьера баскычыннан бик тиз үрмәли. Ничек тели, тормышын шулай кора. Янында хатыны, кызын үзе янына эшкә урнаштырды. Икенче кызы студент, ике катлы йорт тергезә, ел саен кайдадыр ял итәргә барып кайталар. Таныш белешләр, кунаклар өзелми. Барысы да бер дигән. Тик нидер җитми Мансурга. Юк, бу акча да, матди байлык та түгел. Гел генә нидер күңелен кыра, ә үзе аңламый. Төннәрен дә еш саташа. Хатыны, күп эшлисең, шуңа арыйсың, дип тирги. Тик моның сәбәбе аруда түгел, моны Мансур яхшы аңлый. Соңгы арада гел берүк төш күреп җәфалана. Ниндидер кызыкай шәүләсе пәйда була да, нәрсәдер әйтергә тели. Күп сөйли, ә Мансур аның «Ай» дигән сүзен генә аңлап кала. Бүген ул кызны ап-ачык итеп күрде. Шыбыр тиргә батып, куркып уянды да, «Гөлнәзирә ич бу», дип куйды. Инде ничә еллар үткәч төшенә килеп керсен әле?! Ни хәл бу? Авыр уйлар белән Мансур эшенә китте. Хатыны йоклап калды. Анда да кулына эш бармады. Ике ел отпуск алмый эшләвен исләде. Үз-үзенә, пожалуй, миңа ял кирәктер, дип, ял алды.
Кичке ашка хатыны бакчада пылау әзерләгән иде.
– Халидә, мин ял алдым әле, – дип сүз башлады ул.
– Ой, җаным, әйбәт булган, кайда барабыз, ник алдан әйтмәдең, минем бер нәрсәм дә әзер түгел?!
– Халидә, бу юлы үзем генә барам, ачуланма, уйларымны тәртипкә китерергә, алдагы тормышымны планлаштырырга кирәк. Зинһар, көнләшмә. Синнән башка беркемем юк. Тик әлегә миңа ялгызым булу кирәк, – дип пылауны бер генә капты да, бүлмәсенә кереп китте.
Халидә ачуланды, билгеле, әмма ризалашмый чара юк иде. Бер көн сөйләшми йөрделәр дә, иртәгәсен Мансур Кисловодскка очты. Нигә Кисловодск, нигә бер үзе? Ул үзе дә җавап таба алмады.
Мансур бервакытта да самолетларда курыкмады. Һавада ул үзен бик иркен хис итә иде. Гадәттә ул, самолет күтәрелеп, тыныч оча башлагач, томат согы белән бутерброд китертә. Стюардессаларның аның янында чуалып йөрүләрен бик ярата ул. Бу чиратта томат согы белән ул йокы даруын да капты. Берни дә уйламаска, авыр хисләргә бирелмәскә тырышты. Күзләрен йомып бара торгач, йокыга талды.
Ул ниндидер ак бүлмәдә уянды. Күзләре авыр, әйтерсең дә гер асканнар. Чак ачты ул аларны. Кул-аякларын әллә сизә, әллә юк. Ул кайда? Бу төшме, өнме? Өендәме ул, эшендәме? Кичә артыгын төшергән идеме әллә? Берни дә аңламый бик озак ятты ул. Эндәшәсе дә килә, авызыннан сүз чыкмый. Бу халәткә бит ачыклык кертергә кирәк. Мансур бар көчен җыеп ыңгырашты. Коридорда узып барган шәфкать туташы ишетеп: «Доктор, доктор, 10нчы палатага керегез, ул уянды!» дип кычкырды. Мансур шунда гына үзенең дәваханәдә икәнен шәйләде. Ул як-ягына каранды, ниндидер аппаратларга тоташтырылганын аңлады. Шунда ук берничә табиб керде. Кан басымын, йөрәк тибешен тикшерделәр, тагын ниләрдер үлчәделәр. Мансур эндәшми генә ята бирде. Табиблар чыгып киткәч ул шәфкать туташына борылды.
– Мансур Әнвәрович, әлегә сөйләшмәгез, тыныч кына ятыгыз. Белүемчә, берни дә белмисез. Сезнең Кисловодскийга очкан самолет һәлакәткә очраган. Самолет җиргә каты утырган, бик күп кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Коткаручылар сезне тапканда аңыгызда булмагансыз. Тагын ике тәүлек комада яттыгыз. Иң мөһиме, сез исән, сез ышанычлы кулларда. Акрынлап аягыгызга да басарсыз, тик ашыкмагыз. Телефоныгызны тапмадык. Якыннарыгызга хәбәр итәсегез килсә, минем телефоннан шалтырата аласыз.
Мансур боларны ишетте дә, ишетмәде дә. Ул үзен һаман ниндидер томан эчендә хис итте. Ә шәфкать туташы аның саен сөйләде:
– Сезгә күп кан бирергә туры килде. Беренче төркем канны чак эзләп таптык. Ярый бер егеткәй риза булды. Ул да сезнең самолеттан иде. Ул артык имгәнмәгән. Менә бит, нинди бәхетлеләр бар. Терелеп аякка баскач, рәхмәт әйтерсез. Нуров Айнур ул, җиденче палатадан. Менә шундый нурлы кеше.
Төнлә Мансур акрынлап барын да исенә төшерде. Тик самолетның һәлакәткә очраганын исләми. Күрәсең, йокы даруы тәэсир иткәндер. Аяк-кулларын селкетеп карады, Ходайның рәхмәте, эшлиләр. Кеше юкта акрын гына сөйләшеп карады, тавышы да чыга. Тик тәне бик сызлый иде һәм муенына нидер кидергәннәр.
Бу Кисловодск янындагы зур булмаган курорт шәһәре булып чыкты. Самолет шунда авария тукталышы ясаган. Иртәгәсен табиб обходыннан соң Мансур телефон сорап хатынына дәште. Кыскача сөйләп бирде. Коты алынган Халидә килергә ашыкты. Мансур гына тыеп калды.
Берничә тәүлектән Мансурны гомум палатага чыгардылар. Шунда ул үзенең коткаручысын эзләп китте. Айнур исемле бик матур яшь егеткәй булып чыкты ул. Аларны озак сөйләштермәделәр. Ирләрчә кулларын кыстылар да, тагын күрешергә сүз куешып, саубуллаштылар. Тагын ике көннән процедурныйда очрашты алар. Айнурның кулбашындагы ярасын бәйлиләр иде. Шулчак Мансурның күзе егетнең муенындагы зур миңенә төште. Кара әле, нәкъ минеке кебек, дип куйды ул үз-үзенә. Берничә көннән Мансур Айнурны тагын эзләп керде.
– Айнур, син минем коткаручым, тиздән бәлки чыгарырлар да, болай калдырырга ярамый. Мин сине ничек бәхилли алам.
– Юк, Мансур абый, берни дә кирәкми. Без бит сезнең белән донорлар – 1нче төркем канлылар. Без кешеләрне коткарырга бурычлы.
– Мин яра бәйләгәндә синең муеныңдагы миңне шәйләп калдым. Минеке кебек икән. Кара әле.
– Чынлап та, бик кызык.
– Ә син кайсы яклардан буласың, кайда эшлисең, әти-әниеңә хәбәр иттеңме?
Айнур караватына барып утырды да, ашыкмый гына сөйләп китте:
– Юк, Мансур абый әйт­мәдем, борчыйсы килмәде. Дөресен генә әйткәндә, алар инвалид.
– Йөри алмыйлармы?
– Сөйләшә алмыйлар. Икесе дә. Болай да юк акчаларын бар итеп килергә тырышырлар иде. Савыгып ятам инде, әйдә, белми генә калсыннар. Чынында исә, Назыйф миңа үги әти. Әмма мин аңа мең рәхмәтлемен. Үз баласыдай яратып үстерде. Әмма, улым, дип кенә әйтә алмады. Их, белсәгез иде, шундый сөйләшеп утырасы килгән чаклар була. Сөйлим-сөйлим дә, күз карашларына төбәләм. Мескенкәйләрем, нидер әйтергә телиләр, аңлаталар. Ярый бер-берсен тапканнар әле. Башкортстаннан мин, Мансур абый, төбем белән Хәйбулла районыннан.
– Айнур, әниеңнең исеме ничек?
– Гөлнәзирә.
Шул минутта Мансурның җилкәсенә суктылар мени. Аның күз аллары караңгыланды, башы әйләнеп китте, тәне кыҗмыр-кыҗмыр итте. Моны Айнур да сизми калмады:
– Мансур абый, сезгә ни булды? Агарып киттегез.
– Айнур, миңа һава җитми, улым, палатама чыгам әле, яме.
Үз караватына чак кайтып ауды ул. Дөреслек, нинди генә булмасын, йөз елдан соң булса да калкып чыга. Кылган хаталарга кайчан да булса җавап бирәсе була. Мансур ул төнне йокламады. Хәйбуллада үткән практикасын, Гөлнәзирәне, Дәүләт абый белән Мөнәвәрә апаны хәтеренә төшерде. Юк, хәтеренә генә төшермәде, ул чорда янә яшәп алды. Менә кемне төшләрендә күреп газапланган ул. Менә кем «Ай» да «Ай» дип әйткән. Тулган ай көнне туган, аңардан нур алган улы Айнур булган бит ул.
Мансур уйланып утырган җиреннән, кисәк кенә сикереп торды да, посттан барып кәгазь белән ручка алды. Хатны язып төгәлләгәндә таң сызыла иде. Бу хат Айнурга адресланды. Анда бар дөреслек энәсеннән җебенә кадәр бәян ителде. Сумкасы төбеннән йокы даруын эзләп тапты һәм барысын бергә эчте.
***
– Мансур Әнвәрович, уяныгыз-уяныгыз. Кара сана, үлергә теләгән, имеш, бер тапкыр бит инде әҗәлдән тартып алып калдык сезне. Күзләрегезне ачыгыз, пациент. Әнә шулай. Мине күрәсезме?
Мансур әкрен генә башын селкетте һәм, мин тагын исән, дип уйлап куйды.
– Сез курыкмагыз, беркем дә җирдә мәңгелек түгел, сез дә торып калмассыз, тик анда сумка асып та китеп булмый. Һәркемнең үз вакыты. Ике тапкыр үлемнән торып калгансыз икән, димәк, бик озак яшәячәксез әле, Мансур абый.
– Ә яшисе килмәсә?
– Айнур өчен яшәргә. Әнә ул коридорда тора. Тәүлек буе кырыгыздан китмәде. Исән калуыгызны теләде. Табиблар белән сүзгә килешеп бетте. Ничек без аның сезгә ике тамчы су кебек охшаганын алдан сизмәдек?!
– Аны күрергә ярыймы?
– Сез кымшанмагыз, хәзер чакырам үзен.
Айнур әтисе янына хатын тотып керде. Монда сүзләр артык иде.
***
Һәркемнең язмышы алдан языла дию, бәлки, дөрестер дә. Югыйсә, яшәү дәверендә нәрсәне булса да үзгәртеп калып булыр иде. Тормыш мәгънәсен, яшәү асылын еллар үткән саен ныграк аңлыйсың. Синең юл – ул бары синеке. Яхшылыкларың да, кылган хаталарың да үзеңнеке. Беренчеләре яшәүгә ямь өстәсә, икенчесе йөрәк газабына әйләнә. Арытабан тыныч, саф күңел белән яшәп китим, дисәң, аларны танырга кирәк.
Мансурның терелеп чыгасы, Айнурдан, аннары улы белән кайтып, Гөлнәзирә алдында тубыкланып гафу үтенәсе бар иде.
Әлфия Сәлимгәрәева.
Читайте нас: