Шуларның берсе – туган як. Илнең иң кадерле бер кисәге булган туган төяк, туган авыл сулар һава, эчәр су кебек һәркемгә кирәк. Еракларда йөреп, башлар әйләнгәндә, юллар чатында туктап калганда тын алыр, уйларны тәртипкә китерер, яшәргә көч алыр өчен туган ягы кирәк кешегә.
«Тагын кайттым,
сагынып кайттым әле.
Йөрәкләрдә сагыш,
давыл бар...
Ярый әле кайтып сыеныр өчен
Җир йөзендә туган авыл бар», –
дигән шигырь юлларын хәтерлим.
Икенчесеме? Бәлки беренчеседер дә әле – ул әти белән әни. Сиңа ничә яшь булуга карамастан, алар кирәк, кадерле, якын. Әти-әниеңнең туган йортыңда исән-сау булып яшәп ятулары гына да сиңа күпме көч бирә, тормышыңа мәгънә өсти. Гомер юлларында туктап калганда, фикерләр чуалганда алар киңәшенә мохтаҗбыз. Әти-әни янында һаман булса үзеңне аларның иң кадерле сабые итеп тоюдан да рәхәтрәге бар микән?! Әти-әниең исән чакта син иң бае, иң көчлесе, иң якланганы.
Җылы сүзнең дә тавык шулпасы кебек файдасы зур. Җан азыгы булган җылы сүзгә син дә, мин дә, ул да мохтаҗ. Башта тәрбиячеләрнең, мәктәптә – укытучының, тормыш иптәшеңнең, хезмәттәшләреңнең, начальнигыңның, дусларыңның һәм әллә кемнәрнең җылы сүзләренә мохтаҗбыз. Ә табиб сүзенең нинди көчкә ия булуын әйтеп тә торасы юк.
Табигать белән тавык шулпасының уртаклыгын табу әллә авырмы? Юк. Әмма әйтегез әле, кайчан соңгы тапкыр табигать белән ялгызыгыз гына күзгә-күз очраштыгыз? Кайчан сез аның салкынча һавасын күкрәк тутырып суладыгыз да, башыгыз әйләнгәнче йолдызларга карап тордыгыз? Сезнеке генә түгел, безнең дә бик күптәннән карт каен ышыгында утырылмаган, чишмә челтерәве тавышында күзләрне йомып, онытылып кителмәгән. Нәкъ табигатьтә чын үзеңне табарга мөмкин бит. Уйлар да анда кәштәдәге китаплар кебек берәм-берәм урнаша. Агач араларыннан үтеп кергән кояш нурлары сыман тормышыңа дөрес юл ярыла. Иң соры, иң яңгырлы көн дә, әгәр дә сез аны дөрес кабул итә белсәгез, җанга дәва бирә.
Күңелне дәвалауда бәйрәмнәргә дә зур урын бирер идем. Әмма бөтен ил бәйрәм иткәннәренә түгел, нәкъ менә синең күңелеңдә булганнарына. Мондый бәйрәмнәргә табын кору, кунак чакыру мөһим түгел.
Китап уку. Кызганыч, аларны хәзер бик сирәк һәм бик сирәкләр укый. Әмма алар бит, дөресен сайлый белсәң, җыр кебек юата, күңел томанын тарата, кирәк икән тирги, сүгә, урыныңа утырта, көлдерә, елата. Китапны гади кеше яза алмый. Аның өчен дөнья күрергә, күпне кичерергә, кеше халәтен аңлый белергә, үз йөрәгең аша үткәрергә кирәк. Китапларның үзенчәлекле ягы шунда ки, алар хаталарны танырга гына түгел, ә аларны булдырмаска алдан кисәтә. Әгәр дә аны укысаң…
Менә шулай, дуслар, «тавык шулпасы» күп төрле ул. Ә максаты бер – тәнне һәм күңелне дәвалау.
Әлфия ЮНЫСОВА.