Төбәктә урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Һава шартлары басу эшләрен тулысынча җәелдерү өчен мөмкинлек бирә. 5 августка, Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге белешмәләрендә билгеләнүенчә, аграрийлар ярты миллион тонна бөртекле культуралар, атап әйткәндә, 428,5 мең тонна көзге һәм 69,1 мең тонна сабан культуралары ашлыгын җыйган. Көзге культураларны суктыру буенча алдынгы булып Стәрлетамак районы (42,8 мең тонна), сабанашлык культуралары буенча Илеш һәм Мәләвез районнары (әлегә 9 мең тоннадан артык) танылды. Исегезгә төшерәбез: безнең аграрийлар җыя башлаган беренче культура - көзге шепкән. Бүгенгә бу культураның 4 мең 251 тоннасы җыелган. Әлеге күрсәткечләр ил Президенты Владимир Путинның "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт программасының төбәктә нәтиҗәле эшләвен дә күрсәтә.