Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 август 2020, 14:21

Балачагым хатирәләре

Туган өйгә килеп керсәм, Үткәннәрем кире кайта…»Еллар үтеп, олыгая барган саен яшьлек еллары ныграк искә төшә икән. Бүген мин шушы язмамда сезне дә яшьлек, балачак елларына алып кайтыйм әле.

Мин сугыштан соң туган авыл кызымын. Ул чакта туган авылым Аксәет зур сулы Әри елгасы буенда, куе урманнар белән уратып алынган булыр иде. Чөнки Әрине ел да буып куялар да, су тегермәне эшли башлый. Ул заманнарда тегермәнче булып читтән килгән Тимофей исемле кеше эшләде. Шуңа күрә халык телендә «Тимкә тегермәне» дип йөртелде.
Электр уты юк. Өйләрдә җиделе яки унлы керосин лампасы. Мәктәптә генә электр уты бар. Кечкенә генә электростанция эшли. Класслар утын ягып җылытыла – галанга мичләрне техничка апалар төнге өчтә килеп яга. Утын бер метр озынлакта итеп җәй хәзерләнә. 8-9нчы сыйныфларда укыганда без дә бер атнага күрше авылга утынга барабыз. Квартирада торып, утын хәзерләп кайтабыз.
Без үскән өйләр кечкенә иде – дүрткә биш метр зурлыгында. Аның бер почмагында зур мич, ул көн дә ягыла. Анда икмәк, аш, бәлеш, ешрак мич бәрәңгесе пешә. Ул мич бәрәңгесе безнең мәктәптән кайтканны мендәр астында көтә. Мич янында савыт-саба кую өчен кәштә эленә. Өйнең түрендә агачтан ясалган зур сәке – ул йокы урыны да. Анда әти-әни һәм алты бала тезелеп йоклыйбыз. Бер почмакта бишек эленеп тора. Зур өстәлдә күмер белән кайнатыла торган самовар. Ашны барыбыз да бер табактан ашыйбыз. Ишек төбендә тагын бер сәке. Аның астында сарык бәрәннәре. Сарыкны алып кереп имезеп чыгаралар. Ишек төбендә бау­га бәйләнгән бозау. Бозауны күтәреп чыгып имезеп кертәбез.
Тәрәзә пыяласы бер генә кат. Ул кыш көннәрендә бозга ката. Аны тын белән өреп эретәбез. Ә менә идән чип-чиста итеп юылган. Аны мунчала белән ышкып-ышкып юабыз. Моның өчен мичтә яндырылган ком кулланыла.
Мәктәптән кайткач, эшләрне бүлешеп эшлибез: абыйлар утын кисеп яра, апалар коедан су ташый, ә бәләкәйләр өй җыештыра. Уенга да вакыт кала. Чаңгыда, киез итекләргә коньки бәйләп бозда шуабыз. Ә иң күңеллесе – әтинең ат чанасында шуу. Ял көннәрендә бөтен бала-чага Казаяк тауда. Ул тап-такыр булып бетә.
Язгы кыр эшләре тәмамлангач, түземсезләнеп сабантуйны көтәбез. Иртәгә сабантуй дигән көнне тастымал җыю йоласы үтә. Кыңгыраулар таккан ат арбасына ике-өч егет утырган, берсе өздереп гармунда уйный. Менә шушы атның дугасына чиккән сөлге бәйлисең, йомырка бирәсең. Ул тастымаллар бәйрәмдә җиңүчеләргә өләшелә.
Ә инде җәй айлары Әридә су керүдән башлана. Яңгырсыз җәйләрдә «Карга боткасы» пешерү йоласы бар иде. Зур казан асып, өлкәннәр тәмле ботка пешерә. Бар авыл халкы аның белән сыйлана. Теләкләр теләнә һәм бөтен халык өс киемнәре белән суга сикерә. Ә бит шул күренештән соң, чынлап та яңгыр ява иде.
Җәйге аяз көн. Картәтиемнең тәрәзәсе ачык. Әтиемнең сеңелесе Вәкилә апа шәһәрдән каникулга кайткан. Ул патифон уйната. Урамдага барлык кеше патифон тыңларга җыелган. Картәтием бал кортлары тотты. Бал суырткач, балаларны татлы ризык белән сыйлар иде.
Ул чорда гаиләләрдә ятим балалар күп тәрбияләнде. Кемнең әтисе сугышта вафат булган, әнисе үлгән, торырга урыны юк. Заманалар авыр булса да, кешелеклелек, миһербанлылык хисләре аксамый иде. Ата-бабаларыбыздан килгән тәрбия асылын онытмый, буыннардан-буынга тапшыру кирәктер безгә.

Зөлбәйдә Локманова.
Аксәет.
Читайте нас: