“Видеоконференция – атнаның иң мөһим чарасы ул. Мин беркайчан да сезнең алда футболкада яисә курткада утырганым юк. Сез дә үз тәртибегезне үзгәртегез, зинһар өчен, – диде ул муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп. – Мин сезгә мәктәп укытучысы түгел, сез дә – олы кешеләр. Шуңа күрә мөһим чарага тиешенчә киенеп килегез. Безне бөтен республика күзәтә. Моңа игътибар итегез.”