Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 август 2020, 14:58

Сугыш чыныктырган язмышлар

Сугышның икенче елы. Улын укуга озаткан Саһира, гадәттәгечә, хуҗалык эшләре белән булаша. Ире Шәйхлислам хезмәт армиясендә. Көтмәгәндә ишектән хат ташучы күренде. Исәнлек сорашып, пичәтле кәгазь калдырды да, саубуллашып, китеп тә барды. Саһира, аны әйләндереп карап, өстәленә салды. «Гадият мәктәптән кайткач укыр әле», – диде ул үз-үзенә. Соңгы вакытта ул бик еш үз алдына сөйләшә. Укый-яза белми ул.

Аның кече кызын Свердловск өлкәсенә торфы эшенә җибәрделәр. Өлкән кызлары Таныповкада, өлкән уллары Шәртдин сугыш башланганчы Ерак Көнчыгышта Приморский краенда хезмәтен тутырып, әлеге вакытта Мәскәүне саклый. Шулай итеп, Саһира күпчелек вакытын ялгызлыкта үткәрә.
Озакламый улы Гадият кайтты. Саһира хат ташучы китергән кәгазьне биреп: «Менә, нәрсәдер китерделәр, укы әле», – диде. Аңа күз йөгерткән Гадиятнең йөзе үзгәреп китте. Әнисенә күрсәтми генә яшен сөртте. Абыйсы хезмәт иткән частьтән килгән хәбәрдә кызылармияче Шәртдин Шәйхлисламовның хәбәрсез югалуы турында әйтелгән иде.
Шулай итеп, 1942 елның февралендә Югары Тәтешледә яшәүче Шәйхлисламовлар гаиләсенә зур кайгы килә – уллары, абыйлары, минем ике туганым Шәртдин мәңгелеккә арабыздан китә.
Шәртдин Шәйхлисламов Кызыл Армия сафларына 1935 елда чакырыла. 1941 елга кадәр Приморский краеның Свободный шәһәрендә хезмәт итә.
1938 елның июлендә Япония Ерак Көнчыгышта хәрби хәрәкәт башлый. Шәртдин дә бу яуда катнаша.
1941 елның июлендә Бөек Ватан сугышы башлана. Минем әтием 1945 елның 22 июнен болай хәтеренә ала иде: «Бу көнне, якшәмбе, район сабантуе иде. Гадәттәгечә, анда халык иртәнге 8дән җыела башлый. Бу елны да шулай булды. Район комитеты вәкиле сугыш башлануы турында хәбәр иткәндә Сабантуйның нәкъ кызган мәле иде. Нәрсә булганын әйтеп бетерерлек түгел: елаш, кычкырулар, күз яшьләре. Кызыл Армия сафларына чакыру повесткаларын да шунда ук тарата башладылар».
1941 елның көзендә немецлар тарафыннан Мәскәүне алу куркынычы барлыкка килә һәм ил җитәкчелеге Көнчыгыштан зур көчләрне алып, Мәскәүне саклауга җибәрергә карар итә. 1941 елның сентябрендә абыебыз яудашлары белән бергә Мәскәүгә юллана. Аңа берничә көн отпуск бирәләр. Куеда станциясендә төшеп, ул озакламый өенә кайтып җитә. Бу аңа көтелмәгән зур шатлык алып килә. Әти 10нчы сыйныфта укыган чак. Ул инде абыйсын армиягә озаткан 4нче сыйныф укучысы гына түгел. Очрашуны истә калдырырга теләп, фотога төшәләр. Ул чакта берсе дә бу очрашуның соңгысы булуын башына китерми. Отпусктан соң абыебыз 33нче армия составында үзенең хәрби частенә юнәлә.
1941 елның ахыры, 1942 елның башы Кызыл Армиягә җиңү китерә. Мәскәү янындагы алышта Кызыл Армия җиңү яулый. Әмма дошман яңадан әкренләп көч туплый. Гитлер командованиесе көнбатыштан көнчыгыш фронтына җыелган резервларын куа. Фашист гаскәрләре контратакага күчә, Вязьмага җитәр алдан 1нче гвардия кавалерия корпусы һәм 33нче армия туктатыла.
1942 елның февралендә Вязьма янында минем абый хезмәт иткән часть камалышка эләгә. Фронттан кайткач, 1944 елның мартында каты яраланганнан соң, Низаметдинов Зартдин абый дәү әнигә улының камалышка эләгеп, хәбәрсез югалуы хакында хәбәр итә. 1949 елда ул бу хакта тулырак итеп әтигә сөйли. Зартдин абый һәм минем абый бер дивизиядә, әмма төрле бригадаларда хезмәт итә. Алар Вязьма шәһәре янында тора. Абый хезмәт иткән бригада камалышка эләгә. «Аннан беркем дә чыгалмады, бригада «казан»га эләкте», – ди Зартдин ага.
Зартдин абыйдан тыш, аның яудашлары Садрислам Шәйхлисламов, Шәрифҗан Нигъмәтуллин әйләнеп кайта. Әти күп тапкырлар СССР Оборона министрлыгы архивы аша абыемның күмелгән урыны турында белергә теләде, әмма нәтиҗә булмады. Әлегә кадәр без, Шәртдин Шәйхлисламовның якыннары, аның кайда җирләнгәнен белмибез.
1943 елның 5 гыйнварында 17 яшьлек әтием Гадият Шәйхлисламов Кызыл армия сафларына чакырыла. Ил өчен авыр вакытлар, дошман белән көрәшкә яңа көчләр кирәк була. 17 яшьлек егетләргә дә чират җитә.
1943 елның гыйнварыннан июльгә кадәр әти Казахстанда Уральск шәһәрендәге Одесса хәрби-пехота училищесында укый. 1943 елның июнендә аны иптәшләре белән Мәскәү өлкәсе Ступино шәһәренә алып киләләр һәм алар 17нче Гвардия һава-десант бригадасында хезмәтләрен дәвам итә. 1944 елның августында бригаданы Белоруссиягә күчерәләр һәм бригада анда 38нче Гвардия һава-десант корпусына үзгәртелә. 1943 елның июленнән 1945 елның гыйнварына кадәр әти тугыз тапкыр парашют белән сикерә. 1945 елда аларның корпусы 38нче гвардия укчылар корпусына үзгәртелә, Европаны дошманнардан азат итүдә катнаша.
1945 елда әти Венгрия, Австрия һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша. Австрия башкаласын азат иткәндә авыр яра һәм контузия ала. Дәваланганнан соң, Праганы азат итү операциясендә катнаша. Азат итү миссиясендә Европа юллары буйлап 400 километрлап атлый.
38нче гвардия укчылар корпусы үзенең беренче алышын Венгриядә кабул итә.
Десантникларның камалыштан чыгуы – әти өчен иң истә калган вакыйга иде. Бары тик тиз йөгерүләре аркасында гына алар өлгереп кала. Полкташы Булат Даутовның: «Гадият, тизрәк, немецлар кулында каласың бит!» – дип кычкырганын беркайчан да онытмый ул.
Раба елгасын кичүләре шулай ук күңелендә нык уелып калган. Алар полкташлары белән очрашкан саен бу хәлне искә алалар иде. Елга тирән түгел, әмма ул шулкадәр тиз ага, берничә яугирне үзе белән агызып алып китә. Март суы үзәккә үтәрлек салкын. Бишәр-алтышар кеше бер-берсенең кулына тотынышып чыгарга булалар. Каршы як ярдан немецлар пулемет уты ача һәм күпләргә икенче ярга чыгып җитәргә насыйп булмый.
1945 елның мартында Будапештан көньяк-көнбатышкарак немец танкларына каршы алышлар бик авыр була. Аларда катнашкан өчен әтигә И. Сталиннан рәхмәт белдерелә.
Әти сугыш турында сөйләргә яратмый иде. «Барсын да хәтерләп буламы ни? Сугыш иде бит һәм нәрсә таләп ителә, без шуны үтәдек», – ди иде ул мин бәләкәй чактагы сорашуларыма. Балалар өчен сугыш җиңү һәм батырлыклардан торса, солдат өчен ул авыр һәм хәвефле хезмәт.
Күп еллар үткәч, әти арабыздан мәңгелек йортына киткәч, документлар актарганда, мин аның укучылар каршында чыгыш ясар өчен алдан әзерләгән сугыш эпизодлары турындагы берничә тезисына тап булдым.
«1943 елның 22 июле. Беренче тапкыр парашют белән сикергәндә батальонның бер солдаты ачык парашют белән югары вольтлы линиягә эләкте һәм дөрләп янып китте...
Икенче тапкыр сикергәндә, 1943 елның 12 августында, безнең ротадан бер солдат кире якка борылган купол белән җиргә мәтәлеп төште...
Бишенче тапкыр сикергән вакытта, 1943 елның 29 сентябрендә, 11нче рота солдаты вагон тәгәрмәчләре астында калды.
1945 елның гыйнварында бер солдат наралар астында торып калып һәлак булды.
1945 елның 27 мартында Раба елгасын кичкәндә күп солдатлар елга агымына эләгеп агып китте. Филипповның: «Коткарыгыз!» – дип кычкырганы әле дә колак төбендә яңгырый кебек...
Филатовның үзенең башбаштаклыгы аркасында ничек үлгәне әле дә истә. «Мине 1943 елда үтермәделәр, 1945тә дә үтермәячәкләр!» – дип ул бомбага тоту вакытында траншеягә качмады.
Пулеметчы Дюсметовның янбашы яралана һәм ул шул килеш егерме метрлап йөгреп барды да, җиргә ауды. Бәхеткә, исән калды. Күп еллар үткәч без аның белән очраштык.
Рәхимҗанов 1945 елның 15 апрелендә кулын югалтты. 1945 елның 16 апрелендә контузия алгач, мин Сәгадиев белән дә хушлаштым...»
Сугыш үтә. 1946 елның февраленнән июльгә кадәр әти Иваново өлкәсе Тейково шәһәрендә хезмәтен дәвам итә. Аннары Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә 293нче Гвардия һава-десант полкында хезмәт итә.
1946 елның августында гаскәрне Ерак Көнчыгышка Приморский крае Покровка поселогына күчерәләр. Әти шулай дип хәтерли иде: «Яңавыл һәм Куеда станцияләре аша узганда йөрәгем чак күкрәгемнән чыкмады. Туган төбәк, әти-әни якында гына. Аларны өч еллап күрмәдем. Һич нәрсә кылып булмый – хәрби хезмәт». Ул чакта 1949 елга кадәр туган җирен күрмәячәген әти әле белми.
Тыныч вакытлар. Германия һәм Японияне җиңдек. Хезмәт барышында 299нчы Гвардия һава-десант полкы составында парашют белән янә 23 тапкыр сикерә ул. Әгәр сугыш вакытында якташлары Фатыйх Сәгадиев, Анатолий Перечнев һәм башкалар белән бер сафта сугышкан булса, Ерак Көнчыгышта ул инде үзе генә алыша. Яңа дуслар табыла, әлбәттә, әмма алар инде хәрби дус булмый.
1949 елның мартында әти мобилизацияләнә һәм туган ягына кайта.
Әтием һәм абыемның хәрби юлларын анализлап, мин үзем өчен көтелмәгән ачыш ясадым. Аларның хәрби язмышлары бик охшаш. Абый хезмәтен Ерак Көнчыгышта башлап, алты елдан соң Мәскәү янында хәбәрсез югала. Әти, эстафета таягын эләктереп алгандай, хәрби юлын Мәскәү шәһәре янындагы Ступино шәһәрендә башлый һәм алты елдан соң Ерак Көнчыгышта Покровка поселогында тәмамлый. Беренчесе гомерлеккә яшь булып калды, ә әти 90 яшен узып, бакыйлыкка күчте.
Вадим Шәйхлисламов.
Читайте нас: