Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 август 2020, 22:40

Федераль юлларда уңайлыклар артачак

Кушнарен районындагы М7 "Идел" федераль трассасы буенда “Хәерле көн+” заманча сәүдә һәм кунакханә комплексы төзеләчәк. Инвестор төзелешкә 105 миллион сум акча салырга һәм 30 яңа эш урыны булдырырга уйлый.

Эшне башлау өчен, сайланган җир кишәрлеген бүлеп бирүдә һәм теркәүдә ярдәм кирәк. Радий Хәбиров Кушнарен районы җитәкчелегенә барлык кирәкле процедураларны үтәргә кушты. Моннан тыш, проект салым ташламалары алачак һәм инженер-транспорт инфраструктурасын булдыру чыгымнарының бер өлеше капланачак.
Юл буендагы хезмәт өлкәсендә тагын бер проект “ПИK” компаниясе тарафыннан UFAOIL ягулык салу станциясе челтәрен үстерү кысаларында тормышка ашырылырга тиеш. Аның генераль директоры Кирилл Горбунов әйтүенчә, ике яңа комплекста ягулык салу станциясе, машина сервис станциясе, кибет һәм кечкенә кунакханә булачак. Алар Уфа районындагы M5 һәм M7 автомобиль юлларында урнашачак. Гомуми инвестицияләр - 220 миллион сум тәшкил итәчәк.
Юл буе объектлары төзү Владимир Путинның май указларына ярашлы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

Фото: Башинформ

Читайте нас: