Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 сентябрь 2020, 16:20

Җитте бит замана...

Башкортстанда яшәүче биш ир-егет яшь кызның "кармагына эләкән".

30-32 яшьлек ирләрне талаган бу кыз. Шуның өчесе кыз белән алкоголь эчкәннән соң милектән мәхрүм калган: алар кесә телефоннарын югалткан, ә Уфада яшәүчеләрнең берсе 90 мең сумыннан колак каккан.

Дүртенчесенең ул моторлы көймәсен урлаган, ә бишенче зыян күрүче телевизорсыз калган.

Кызны хокук сакчылары тапкан да инде. Шунда ук урланган әйберләрнең берникадәре дә табылган.
Фото: pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/Kizlar-egetl-rne-taliy-bashladi-455482/

Читайте нас: