Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев Хәмдүнә апаны чит төбәк татарларының һәрчак яратып кабул итүләрен ассызыклаган.
«Кичә татар дөньясы өчен кайгылы хәбәр алдык: Хәмдүнә апа Тимергалиева вафат булган. Шушы хәбәрнең дөрес булганын ишеткәч, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов иң беренчеләрдән булып: «Бу — татар халкы өчен зур югалту», — дип үз фикерен әйтте һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Чыннан да, Хәмдүнә апаның вакытсыз китүе - безнең өчен зур югалту", - дигән ул.
1991 елда Хәмдүнә Тимергалиевага "Татарстанның халык артисты" дигән исем бирелгән. Соңгы юлга озатканда аңа коронавирус таралу сәбәпле элегрәк тапшырырга өлгермәгән "Башкортстанның халык артисты" дигән лаеклы исем бирелүе турында хәбәр ителде. Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев әлеге бүләкне туганнарына тапшырды.
«Хәмдүнә апа, Башкортстан Республикасының Борай районында туып, 44 ел Татарстанда яшәде. Дөньяда ул татар һәм башкорт халыклары арасында үзенең җыры, моңы белән танылды. Аны Башкортстан халкы да ярата, чөнки гастрольләре гел булып торды. Бу - бик авыр кайгы, югалту. Февральдә Башкортстан Республикасы җитәкчесе аңа "Башкортстанның халык артисты" исемен бирү турындагы указга кул куйган иде. Әмма коронавирус сәбәпле, әлеге исемне тапшыра алмадык, ләкин бүген әлеге лаеклы бүләкне аңа тапшырабыз», — дип сөйләде Ранис Алтынбаев.
Борай районы хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуретдинов район үзәгендәге бер урамга Хәмдүнә Тимергалиеваның исеме биреләчәген әйткән.
«Ул якташлары белән һәрвакыт элемтәдә булды. Җырлары белән халкыбызга нур сибеп яшәде. Җырлары аша Борай җирен, безнең халыкны күкләргә күтәрде. Хәмдүнә апаның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән Борай районы үзәгенең бер яңа урамына аның исемен бирергә дигән карарга килдек. Кечкенә авылдан чыккан гади кызны якын итеп, аның иҗатын яратып, олы дәрәҗәгә күтәргән Татарстан халкына, җитәкчелегенә район халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез», — дигән ул.
Хәмдүнә апа Казанның "Курган" зиратында җирләнде.
Фото: intertat.ru