Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2020, 18:35

"Ну, погоди" ны сагынган идегезме?

Күрнекле мультфильм экраннарга кире кайта. Аңа 50 ел тулу уңаеннан аның яңа циклларын төшерә башлаганнар. Бу хакта «Союзмультфильм»ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сериал “Роза Хутор” курорты белән берлектә эшләнә һәм аның беренче мизгеле 52 сериядән тора. Мультфильмның премьерасы быел кыш көтелә.
Яңа сериалда бүре образын Гарик Харламовка тапшырганнар. Нәкъ күренекле комедия остасының тавышы бүрегә ныграк туры килгән.
Бүре бу юлы сериалда гардеробын тулысынча алмаштырган: аны хәзер авызында тәмәке белән күреп булмаячак, әмма хулиган образын саклап калган.
Гарик Харламов үзе исә бу рольне бик теләп башкаруы турында әйтә. Бу мультфильм безнең илдә комедия жанрын үстерүгә зур роль кертте. Аның геройлары төрле авыр көлкеле хәлләргә калалар. “Моны экранда күрсәтү бик авыр жанр”, - ди Харламов.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/Nu-pogodi-ekrannarga-kire-kayta-459084/
Фото: Союзмультфильм.

Читайте нас: