Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсендә хәбәр итүләренчә, республика 15 сентябрьдән алып циклоннар йогынтысы астында яши. Алдагы көннәрдә дә кыска вакытлы койма һәм озайлы яңгырлар явуы ихтимал. Ялларга һава температурсы бераз күтәреләчәк, диләр.
Шулай да, көз көз инде: артык җылы көтү кирәкми. “Гисметео” порталы хәбәр итүенчә, октябрь башы яңгырлы булачак. Яңгырларның ким дигәндә бер атнага сузылуы ихтимал.
5 октябрьдән соң һава температурасы җайлап түбәнәя башлаячак. Көндезләрен 4-9 градус җылы булса, төннәрен термометр баганалары -1 градуска төшәчәк.