Сөйкемле, кешелекле, тәвәккәл, җаваплы – бу сыйфатларның барысы да район ветеринария станциясенең лаборатория-диагностика бүлеге хезмәткәрләренә хас. Барчабызның сәламәтлеге һәм иминлеге өчен аларның никадәр мөһим эш башкарганын күпләребез аңлап та бетермидер. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бу сөйкемле ханымнарның үтә җаваплы эше турында язып үтәргә булдык.
Сүзне шуннан башлау дөрес булыр: бүген республикада бары тик 17 лаборатория генә исәпләнә. Шуларның берсе безнеке. Үз вакытында район хакимияте башлыгы тырышлыгы белән сакланып калган ветеринария станциясе каршындагы лаборатория бүген Аскын районын да хезмәтләндерә. Бу бит әле эш урыннарын саклап калу гына түгел, терлеккә, шул исәптән кешелеккә куркыныч белән янаган чирләрне булдырмау өстендә эшләү дигән сүз.
Лаборатория берничә бүлектән торып, анда бүген биш кеше хезмәт куя. Серология бүлеге авыл хуҗалыгы малларының кан анализын тикшерү белән мәшгуль. Алар лейкоз, бруцеллез, хломидиоз һәм башка төрле йогышлы авыруларның булу-булмавын ачыклый. Серологик тикшерүләр шунсы белән мөһим: алар кыска вакытта эшләнә, авыруның клиник билгеләре барлыкка килгәнче, дәвалауны ачыкларга мөмкинлек бирә. Бүлектә югары белемле, 17 ел хезмәт стажы булган әйдәүче ветеринар табиб Эльвира Хәкимова һәм махсус белемле, бай тәҗрибәле Рәдинә Ибраһимова эшли.
Биохимия һәм токсикология бүлегендә дә зур эшләр башкарыла. Терлек канының, сөтенең, бәвеленең, мал азыгының биохимик анализлары тикшерелә. Бу четерекле эшне югары белемле әйдәүче ветеринар табиб Светлана Собянина бер кимчелекләрсез башкара.
Паразитология һәм бактериология бүлеге лаборант Ләйсән Хафизова, санитар Рәйдә Гайсинаның ышанычлы кулларында.
– Елның кайсы вакытында эшегез аеруча күп, – дигән сорауга:
– Язлы-көзле.
– Гыйнвардан июньгә кадәр.
– Җәй айларында, – дигән җавапларны ишеттем һәм үземә нәтиҗә ясадым: ветеринар өчен елның һәр ае катлаулы, җаваплы, мәшәкатьле. Аскын районы терлеге сәламәтлеге өчен дә безнең лаборатория җаваплы булуын исәпкә алсак, алар тарткан йөкнең нинди күләмдә икәнен чамаларга була. Лабораториядә башкарылган эшләрдән тыш, белгечләр һәр хуҗалыкта булып, сыерларны яшерен маститка тикшерә. Терлекне диспансерлаштыру була инде бу.
Тотрыксыз, кызу канлы кеше ветеринария табибы, лаборант була алмый. Аларга тыныч холык, саклык белән эш итү, кызыксынучанлык, пөхтәлек хас булырга тиеш. Монда медицина, биология, химияне бердәй яхшы белү кирәк.
Соңгы елларда ветеринария зур үсеш алды. Лаборатор тикшерүләрне тиз һәм төгәл башкару өчен технологик җиһазлар яңара. Шуны әйтеп үтик: якын киләчәктә район ветеринария станциясе аккредитация узачак. Аукцион үткәрелгән, акча бүленгән, бүген исә яңа заманча җиһазлар (ламинар боксы, термостат, суыткычлар, дистиллятор) кайтартыла башлаган.
Лаборатор-диагностика бүлеге белгечләре фән белән бергә атлый. Алар квалификациясен генә күтәреп калмый, тикшерүнең яңа алымнарын үзләштерә, диагностик тестлар үткәрә, кыскасы, яңалыкка омтыла.
Әйе, вакыт алга бара. Үткәннәргә борылып карасаң, эшләнгәннәр күп, ә эшлиселәре аңардан да күбрәк.