Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 сентябрь 2020, 16:25

Адәмчә юына да, урамга чыга да алмый

Ишембайда 57 яшьлек ир инде бер еллап саф һавага урамга чыгудан мәхрүм булып көн күрә.

57 яшьлек Владимир Ушаков быел гыйнварда аяксыз калган. Ә аңа кадәр бер кулы йөрми башлаган. Болар барысы да ир-егетнең инсульт кичерү нәтиҗәсе.
Хәзерге вакытта ул инвалид коляскасында гына утыра. Аягын кискәннән соң, бахыр урамга да чыгып йөрүдән мәхрүм калган. Владимирның элекке хатыны (алар берничә ел элек аерылышкан, тик әле дә бергә яшиләр) Наталья чаң суга: алар тулай торакның дүртенче катындагы бәдрәфе дә, душы да булмаган кечкенә бүлмәдә көн күрә, инвалид ирне урамга алып чыгу өчен хатынга йөкчеләр ялларга туры килә. Ә алар бу хезмәтләре өчен 1200 сум сорый икән. Мохтаҗлык чигендә яшәүче парның мондый акча түләрлек хәле юк, әлбәттә. Шунлыктан Владимир урамга быел бер тапкыр гына чыга алган.
Наталья инвалид ирен кешечә шартларда яшәтүнең бердәнбер юлын чиновниклардан уңайлырак торак таләп итүдә күрә. Ишембай районы хакимияте аның таләбенә анык җавап бирергә ашыкмаган әлегә, моны соңрак, кирәкле мәгълүматны ачыклагач эшләрбез, дигән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Ad-mch-yuina-da-uramga-chiga-da-almiy-474093/
Фото: raik.by
Читайте нас: