Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 октябрь 2020, 11:36

Башкортстанда кайбер югары уку йортлары коронавирус пандемиясенә бәйле дистанцион укытуга күчә башлады.

Башкортстанда кайбер югары уку йортлары коронавирус пандемиясенә бәйле дистанцион укытуга күчә башлады.

Уку елын 1 сентябрьдән беренче курс студентлары гына башлаган иде. Калганнар 1 ноябрьдән кушылачак, дип планлаштырылды. Әмма, эпидемиологик хәл начараю сәбәпле, Башкортстан дәүләт медицина университеты белән Уфа дәүләт авиация техник университеты 1 октябрьдән тулысынча онлайн-укытуга күчте. Башка вузларда чикләүләр аерым факультетларга гына кагылды.

Уфа дәүләт нефть техник университетында әле 4955 студент укуга йөри, 6281 укучы дистанцион рәвештә шөгыльләнә. Башкортстан дәүләт университетының алты факультеты беренче курс студентларын читтән торып уку форматына күчергән. Башкортстан дәүләт педагогия университеты элекке режимда эшли.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Раил Әсәдуллин Башкортстан вузлары ректорлары советы утырышында әйтүенчә, 1 ноябрьдән югары уку йортларының ничек эшләве төбәктәге эпидемиологик хәлгә бәйле билгеле булачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Studentlar-distantsion-ukuga-k-ch-490576/
Фото: “Башинформ”
Читайте нас: