Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 октябрь 2020, 11:10

Коронавирус көнчыгышка таба юл алган

Ничегрәк үткәрербез икән аны?

«Һичшиксез, президент бөтен мәгълүмат буенча хәбәрдар, мәгълүмат үзәге һәм штаб эшли, федераль үзәктә һәм башка төбәкләрдә булган бөтен мәгълүмат җиткерелеп тора», — дип белдерде журналистларга президентның матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков.

Кремль вәкиле гомум күренеш, чынлап та, катлаулы, диде. «Эпидемиологик басым Мәскәүдән көнчыгышка таба китте, авырлык төбәкләргә төшә, коронавирус таралуга кагылышлы хәлләр әле катлаулы».

Русиядә коронавируска кагылышлы хәлләр төбәкләрдә санитар контрольне көчәйтергә мәҗбүр итә.

«Бу хәл төбәк җитәкчеләре һәм федераль хөкүмәттән гадәттән тыш тырышлык таләп итә, шулай эшләнә дә», — дип ышандырды ул.

Читайте нас: