Әйе, үткән гомер, аккан сулар кире әйләнеп кайтмаса да, беренче тапкыр мәктәп бусагасына атлап керү, сыйныфташлар, мәктәп тормышы белән танышулар, соңрак, укытучы һөнәрен сайлап, беренче дәрес бирүләр, үткәннәргә бәйле кызык һәм кызганыч вакыйгалар мәңге онытыласы түгел.
Миңа районның иң борынгы авылларының берсе булган Кашкак мәктәбендә укытырга туры килде. Авылның бай тарихы, тирә-як мохите дә ярдәм итә иде хезмәтемдә. Табигате матур: тыныч кына Гәрә елгасы ага, каршы якта горур Тәкмән тавы күренеп тора. Авылда 1844 елда ук мәчет төзелгән була. 1874 елда яңа мәчет, ә 1912 елда мәдрәсә ишекләре ачыла. 1931 елда башлангыч белем бирү, 1956 елда җидееллык мәктәп төзелә. Авыл зур, һәр гаиләдә 5-6 бала тәрбияләнә. 1985 елда яңа сигезьеллык мәктәпнең ишекләре ачыла. Анда 220дән артык укучы белем ала.
Вакыт кош кебек оча да китә икән. Кашкак мәктәбендә үткән хезмәт елларым турында күптән язасым килә иде. Быел вакыт сәгате сукты, күрәсең. 50 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучыларым очрашуга чакырды.
Ул заманнар совет чорына туры килде. Мәктәптә «Икмәк барсына да баш», «Икмәк булса, җыр да була» дигән лозунглар астында укыттык. Ата-аналар, укытучылар арасында сугыш вакытында черек бәрәңге кәлҗәмәсе, алабута ашап үскән кешеләр исән иде әле. Гаилә, җәмгыять, мәктәптәге дуслык, бердәмлек атмосферасы, тәрбияви һәм һөнәри түгәрәкләр – алар барсы да безнең тормышыбызда зур ярдәм булды. Гомернең иң саф, иң керсез мизгеле – мәктәп еллары. Иртән урам тутырып балалар мәктәпкә баралар, шатлана-шатлана, көлешә-көлешә, мәктәптән кайталар. Беркемгә бернинди куркыныч янамый, туйганчы уйныйлар.
Әлеге очрашуга җыелган укучыларны беренче сыйныфка Гөлҗиһан Рәхмәтуллина кабул итеп алган иде. 5нче сыйныфтан алып Рәмзия Җәмилева җитәкләде. Сыйныфта 25тән артык укучы булса да, шуларның сигезе генә урта мәктәптә укуын дәвам итте. Калганнары төрле шәһәрләргә юлланып, төрле һөнәр бирүче уку йортларына керде. Һәркем үзе сайлаган юлдан атлады. Хәзер барсы да хаклы ялда, дәү әни, дәү әти булганнар. Авылга кайткач очрашып торсак та, арада 50 ел күрешмәгән сыйныфташлар да бар. Күрешү шатлыгыннан үзеннән-үзе авыз ерыла. Кайчандыр бергә октябрят значогы тагып сөенгән, кызыл галстуклы пионер булганны, аннан комсомол чагыбызны искә төшердек. Девиз «Һәрвакыт әзер!» иде. Отряд, дружина җыелышларын, боргы-барабаннарны – барын да искә төшердек.
«Тимур командасы»нда йөргән чакларны искә алып, «Харис чишмәсе»н чистартып, киртәләп куйды алар. Берәүләре тотып эшләде, икенчеләре матди ярдәм күрсәтте. Күңелдә, очрашуга җыелган һәр сыйныф авыл өчен бер изгелек ясап игелек күрсәтсен иде, дигән фикер туды.
Бу очрашуны Радик Зекрия улы Хәсәнов оештырып җибәрде. Бүгенгедәй хәтеремдә, яңа ел алдыннан телефонымда таныш булмаган сан чыкты. «Исәнмесез, Фируза апа, мин әле бу Хәсәнов Радик. Яңа еллар белән Сезне! Быел безнең Кашкак сигезьеллык мәктәбен тәмамлауга 50 ел тула. Сыйныфташларымны бик сагынам, һәрберсен искә алам», – диде ул. Сөйләшүләр тагын кабатланды. Ул үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. Ашкынып очрашулар көтте, ләкин мәкерле авыр чир аны ахирәткә алып китте. Очрашуга аның тормыш иптәше Гөлирә кайткан иде. Сыйныфташларына аның соңгы сәламен тапшырды ул, Радикның «Очрашуга мәдхия» дигән шигырен укыды.
Безнең белән очрашуга Люция Йосыпова да килде. Күп кенә хезмәттәшләр, укучылар юк инде. Әмма алар турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә яши әле. Бакыйлыкка күчкән сыйныфташларны, укытучыларны искә алып, аларның рухларына дога кылдык. Югалмадык, сынмадык, сыгылмадык. Укучыларын тәрбияләп үстергән, ныклы белем биргән педагогларга мең рәхмәтләр әйтеп, очрашудан канәгать булып таралыштык.