Общие статьи
1 август 2022, 05:20

Ярты гасыр гомер үтсә дә, шау-шулы, күңелле мәктәп еллары һаман онытылмый.

Кулга өр-яңа портфель тотып укырга баруларны, сыйныфташлар белән тәүге танышуларны гел искә төшереп, гомер йомгакларын сүтәбез.

 Кулга өр-яңа портфель тотып укырга баруларны, сыйныфташлар белән тәүге танышуларны гел искә төшереп, гомер йомгакларын сүтәбез. Исегездәме, кызыл галстукны горур бәйләп, пионер сафларында тәрбияләнгән чаклар? Ә комсомол сафларына баскач кичергән хис-тойгылар! Әлбәттә, мондый мизгелләр һәрчак күңелләрне җылытып, хәтер сандыгының иң кадерле бер җирендә саклана.

Акбулат урта мәктәбен 1969 елда 78 егет һәм кыз тәмамлап, кулларыбызга өлгергәнлек аттестаты алдык. Һәм менә шул көннән алып 53 ел вакыт үтеп китте. Ямьле җәй көнендә туган мәктәбебезгә очрашуга җыелдык. Күпме генә гомер үтсә дә, бер-беребезне, безгә белем биргән укытучы апа-абыйларны онытмадык.

Сыйныфташларыбыз

һәрберсе тормышта үз урынын тапкан ихтирамга ла­ек кешеләр. Илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт салып, лаеклы ялга туктадылар. Балачакның иң бәхетле чаклары, мәктәп еллары беребезнең дә күңелдән җуелмый. Ә бер очрашу – үзе бер гомер. Кичәдә сыйныфташыбыз Әнгам Закировның тальян гармунда өздереп уйнавы барыбызның да хисләребезне яңартып, ваемсыз үсмер чакка, яшьлегебезгә алып кайтты сыман

Гөлүс Шәретдинов,
Уфа шәһәре

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас