Чагу кояшлы көнне
«Планета СПОРТ» физкультура һәм савыктыру комплексы янында фәһемле һәм бик мөһим спорт бәйрәме үтте.
Анда безнең район командасы белән беррәттән күрше Аскын һәм Балтач районнары укучылары да катнашты. Ел саен юлларда машиналарның артуы, шул исәптән балаларның җәрәхәтләнү очраклары ешаюы күңелсез хәл. Әлеге чара балалар өчен гомерлек истә калырлык булды. Уен формасында өйрәнгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен, табышмаклар, башваткычларны чишеп, алар бик күп белем туплады. Укучылар барлык юл хәрәкәте билгеләрен, мобиль тренажер комплексында сфетофор утларының мәгънәсен, җәяүле һәм автомобиль йөртүченең хокукларын, тәртибен өйрәнде.
Көнозын барган чара «Күңелле старт» ярышлары белән тәмамланды. Укучылар, командаларга бүленеп, тизлектә, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашты. «Нур», «Импульс», «Смайлик», «Шархан», «Умка»,«Пчелка»командалары арасында Аскын районы «Импульс» командасы беренчелеккә чыкты. Кызыклы, мавыктыргыч уеннарда катнашучы кызлар-малайлар берсе дә бүләктән читтә калмады. Бу уенга корылган тәрбия чарасын оештыручыларга муниципаль район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхлисламов зур рәхмәтләр белдерде һәм бу чараның укучылар өчен зур әһәмиятле булуын ассызыклады.