Общие статьи
8 август 2022, 11:15

Хәерле сәгатьтә булсын! Әмиров АПКсы игенчеләре районда беренче булып уракка төште

Районда «Урак-2022» кампаниясе старт алды.

Хәерле сәгатьтә булсын!

Әмиров АПКсы игенчеләре районда беренче булып уракка төште

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Районда «Урак-2022» кампаниясе старт алды. Беренчеләрдән булып кырларга Әмиров хуҗалыгы эшчәннәре чыкты.

Вакытны, табигать шартларын исәптә тотып, кыска вакытта ашлыкны суктырып алу кирәк. Санитар эшкәртү үткәрелгән, төзекләндерелгән амбарлар яңа уңыш көтә.

– Алда зур эшләр тора. Түкми-чәчми, 1200 гектардан бодай, 580 гектардан арпа, 132дән солы, вика-борчакларны урып-җыю бурычы тора. 700 гектар пар җирләрен эшкәртүгә әзерлек бара. Берьеллык үләннәр силоска салына, – ди хуҗалык рәисе Рамил Саяпов.

Былтыргыга караганда, хуҗалыкта урып-җыю эшләре иртәрәк башланды. Кичә 1нче бригада егетләре: «Полесье»да Рәмис Яппаров, өр-яңа, комфортлы «басу корабы»нда Нурһәт Суфиянов, Аллаһка тапшырып, басуга чыктылар. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас