Общие статьи
10 Августа 2022, 04:55

«Син бит минем бәхет кояшым... »

«Син бит минем бәхет кояшым... »

«Син бит минем бәхет кояшым... »«Син бит минем бәхет кояшым... »
«Син бит минем бәхет кояшым... »

«Ишле гаиләдә сыер сөте, катык, бәрәңге, алабута, кычыткан белән сыйланып үскән сугыш чоры балалары без. Үзәгебез нык безнең, шөкер, бабаем белән тугызынчы дистәне ваклыйбыз», – ди яулыгын артка сузып бәйләгән Фәндәмия апа. Үзе Мәүлит абыйга, бүген беренче тапкыр күргәндәй, шундый сокланып карый. Сок­лангыч та шул: егетләрчә төз гәүдә, елмаеп торган күзләр, олыларча сабыр холыклы бит аның тормыш иптәше.

Фәндәмия апа Иске Кайпан кызы. «Яшь чак. Иптәш кызым Мәүлитне армиягә озатып калды да, ул китү белән кияүгә чыкты да куйды. Мин ул вакытта клубта эшли идем. Бервакыт концерт белән килгән артистлар, матур җырлыйсың, әйдә безнең белән гастрольгә чык, аннан укырга керерсең, дип тәкъдим иттеләр. Кайда инде, әни кырт кисте. Клуб эше бик четерекле: халыкны оештыру бик авыр. Өч ел эшләдем дә, Кырмыскалы бухгалтерлар мәктәбенә укырга киттем. Бухгалтер һөнәрен сайладым. Өч ел вакыт тиз үтте. Солдаттан кайткан Яңа Кайпан егете Мәүлит иптәшләре белән кич йөрергә килгәннәр. Кызлар белән кайтып киләбез, алар берәм-берәм өйләренә таралышты, ә арттан килгән егет мине култык­лап алмасынмы. Аның акыллы икәнен ишетеп белә идем. Үзем дә сизми яратып йөргәнмен икән бит Мәүлитне. Йөрәгем, син бит минем бәхет кояшым, дип тибә. Кичләрен сагынып көтеп алам. Ярты ел чамасы очрашып йөрдек. Аннан ул мине, Яңа Кайпанга клубка барабыз, дип урлап китте. Кайткач: «Фәндәмия, мин сине өрмәгән җиргә дә утыртмам, дип сүз бирмим, әмма гомерлек яр, яхшы ир булырмын, дип сүз бирәм», – диде ул. Килен булып төшкән йортта сигез бала, биана, тугызынчысы – мин. Мәүлитнең әтисе сугышта яраланып кайтып, яшьли генә вафат булган. Өй кысык булса да, күңелләре киң булды. Туганнары миңа һәрвакыт хөрмәт белән карады. Ә минекеләр өчен ул иң яхшы кияү булды. Әнием кияүгә чыкканда, балам, биана белән торасың, эшкә өйрәтсә, тыңлап тор, кире сүз эндәшмә, дип җибәрде. Кайнәм белән бик тату яшәдек. Мәүлит тә гаиләдә хәстәрлекле ир, яраткан әти, хезмәтендә мактаулы эшче булды», – дип хәтер йомгагын сүтә Фәндәмия Вәлинур кызы.

Әйе, Мәүлит Фәметдин улының намуслы хезмәтен олылаган Почет грамоталары бихисап. «Социалистик хезмәт ударнигы» исеменә лаек, 1975-1978 елларда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә өлгәшкән уңышлары өчен ике тапкыр БАССРның Югары Советы Президиумы Почет грамоталары белән бүләкләнә. Моннан тыш, Ленин сурәте төшерелгән дистәгә якын грамоталарын, «Социалистик ярыш алдынгысы» билгесен кадерләп саклый Фәметдиновлар.

Фәндәмия Вәлинур кызы Ленин исемендәге колхозда бухгалтер, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы Бүлкайпан авыл Советы сәркатибе булып хезмәт сала. Икәүләшеп авылның үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашалар. Фәндәмия апа матур итеп җырлый, икесе дә халык театрында уйныйлар. «Буем кечкенә булгангамы, син әби ролен оста уйныйсың, дип миңа шул рольне бирәләр иде», – дип көлә Фәндәмия апа. Конкурсларда 13 театр төркеме арасында беренчелекне алып, клубка баян, икенче елда бильярд бүләк иттеләр, дип хәтерли алар.

Тату гаиләдә ике бала дөнья­га аваз сала. Уллары Булат һәм кызлары Рәзимә. Икесенә дә югары белем алырга ярдәм итеп, гөрләтеп туйлар ясап, олы тормышка озаталар. Кызганычка каршы, олыгайган көннәрендә бала кайгысы кичерә Фәмет­диновлар. Улларының юклыгына бер ел тулып килә. Аның дәвамы булган оныклары кайтып хәл белешеп торалар. Мәскәүдә яшәсәләр дә, үзебезнең татар телендә матур итеп сөйләшәләр, «дәү әни», «дәү әти» дип өзелеп торалар. Баламның баласы балдан татлы, дигән кебек, аларның уңышларына сөенеп, булдыра алганча матди ярдәм күрсәтеп яши Фәндәмия апа белән Мәүлит ага.

Кызлары Рәзимәнең тормышы Аллаһка шөкер. Кияү бабай туфрагыннан ярала, ди халык. Кияүләре Нәгыйм дә бик әдәпле, уңган булды. Ике бала тәрбияләп, югары белем алырга булыштылар. Алар тормышта үзләре теләгән һөнәр сайлады. Дәү әнисенә ике тамчы су кебек охшаган Нәфисәләре җырчы буларак танылды. Дәү әнисенең хыялын тормышка ашыргандыр, мөгаен.

Фәметдиновларның күркәм, матур гаиләсе быел июнь аенда 60 еллык бриллиант туйларын билгеләп үтте. Хатын-кызның бәхете ирдән, ирнеке – хатыннан, ди халык. Фәндәмия апа белән Мәүлит ага бердәм булып, бергә булып, киңәш корып, кирәк чакта бер-берсенә юл куеп яшәгәнгә шундый бәхет кичерә. Алар йөрәгендә яшәү дәрте әле сүнмәгән, сүрелмәгән. Күңел һаман ун­сигездә кебек, дип яши зур ихтирамга лаек Фәметдиновлар гаиләсе.

 

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас