Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 август , 15:05

«Абыйны бирмим» Әхлак

Ахырзаман алдыннан туган – туганын, ата – улын, ана кызын белмәс, йорт өстенә йорт төзерләр, дигәннәр.

«Абыйны бирмим» Әхлак
«Абыйны бирмим» Әхлак

Әхлак

Сәгыйдә Ишбердина

Яусын әле җылы яңгырлар, яусын, Аллаһ боерса, ашлыклар уңар, җиләк-җимешләр пешәр, дип уйларына чумып барган ханым водительнең: «Хәлләрегез ничек, апа?» – дигән соравына көрсенеп куйды. Аның елмаеп торган ачык Рульдәге ирне танымый иде ул. Ят кеше булгач, күңелен ачып салырга булды, ахры. зәңгәр күзләре боегып калган.

Түзсәң түзәргә була, – дип сүз башлады Зилида. – Туганнары гомер иткән ирем янына кертмиләр. Җылы ашлар пешереп ашатасым, юындырып, өс-башларын алыштырасым килә. Инсульт, дип әйттеләр, бик озак кына больницада ятып чыкты, аннан туры сеңелләре үзләренә алып кайтып салдылар. Янына да кертмиләр. Барсам, капкалары ук бикле, алмаш киемнәрен дә алып килдем. Пешеренеп алып киләм, күрәсем килә, гомер иткән ирем бит. Ризыкны да бирдертмиләр. Сеңелләре йөреп эшли, иртән өстеннән бикләп китәләр. Көнозын ач, астын алыштыручы да юк бит, дип әрним. Күпме авырлыкларны бергә җиңеп, матур тормышка чыккач кына харап булды, – дип тезеп китте Зилида. – Я шул эшеннән китә алмады. Гомер буе, колхоз, дип һушы китте. Эшләсәң, печәне-саламы килә, сүз үтә, дигән булды. Абзар тулы мал карадык. Ул – алып кайтарып бирүче, мин караучы булдым.

Беркөн ризыклар әзерләп, җылы аш ашасын, дип алып бардым. Сумкаңны капка төбенә куеп кит, диләр. Полициягә дә мөрәҗәгать итеп карыйм. «Апа, алар белән лучше бәйләнмә, юк итәргә дә күп сорамаслар. Бик ерткыч затлар, елан ите ашаган кешеләр», – дип анысы сул кулын гына селтәде. Күрәсе килә бит әле, бер авылда яшәп, гомер иткән иреңне күрәлми зар-интизар бул инде. Туганнары телефоннан шалтыратып: «Кайдан килдең, шунда кит, яшисең килсә», – дип яныйлар. Өй, дип ябышып ятып булмас, үземнең йортым бар, шунда кайтырмын, димен инде.

Менә хәзер ирем, аякка баскач, өйгә кайтам, дисә, туганнары мине ни дип әйтерләр икән? Ташлап качкан, диярләр, бер дә гөнаһын уйламаслар. И-и, йөрәккәем телгәләнә. Ятим балалар да карап, тәрбияләп үстердек. Хәзер алары да миннән йөз чөйде. Аларга булсын, дип ашамый, эчми, дигәндәй, барыр җиргә бармый, тәрбияләп кеше итеп үстердек бит әле. Хәзер кайтып хәлне дә белмиләр ичмасам», – дип моң-зарлары белән бүлеште ул.

Ахырзаман алдыннан туган – туганын, ата – улын, ана кызын белмәс, йорт өстенә йорт төзерләр, дигәннәр. Азгач аза икән кеше. «Кешелек» дигән төшенчә бетеп бара икән дөньяда. Ире үлсә, туганнарының килен-җиңгәләрен куып чыгару гадәте бар. Бергә тапкан, бергә тергезгән йорт бит, югыйсә. Хатын-кызның бар гомере шул йорт, мал, бакча-кура, дип үтә. Йорттан йортка гайбәт сөйләп йөрми, исерткеч эчемлекләр дә кулланмый, иреннән башка читкә атлаганы да юк. Шушы хәлләргә исең китәрлек! Нигә кеше бу тормышны шулай кат-лауландыра, болгата, астын өстенә китерә, ни җитми икән мондый Аллаһ колларына?! Абый йорты, абый пенсиясе кирәкме, юклыкта интегеп яшиләрме, әллә усаллыкларына чыдый алмый шулай җиңгәләрен кыерсыталармы? Әллә җиңгәләре гөнаһлы эш кылганмы? Шулай да бик катлаулы тормыш юлы үтеп, бала кайгылары кичергән, инде гомер иткән ирен күрергә зарыккан Зилида ханымга кем ярдәм кулы сузар микән?

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас в