Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 август 2022, 15:00

Милләтара дуслыкны ныгытып

Узган атнада Удмурт Республикасының Можга шәһәрендә «Яңа уңыш» бәйрәме үтте. Аның кысаларында «Яңа көчләр», «Выль кужым» спорт уеннары бәйгесе оештырылды.

Анна Байдуллина

Узган атнада Удмурт Республикасының Можга шәһәрендә «Яңа уңыш» бәйрәме үтте. Аның кысаларында «Яңа көчләр», «Выль кужым» спорт уеннары бәйгесе оештырылды.

Башкортстанның Тәтешле, Яңавыл районнары делегациясе җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашты. Бу спорт уеннары милли спорт төрләреннән һәм традицион милли уеннардан торды. Ярышта катнашучыларны Удмурт Республикасының Милли сәясәт министры Эдуард Петров һәм Бөтендөнья Башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов сәламләде.

Башкорт һәм удмурт командалары Докья, Еней, Гәрәй һәм Можга нәселләре 100 меңлек приз өчен көч сынашты. Тамаша бик киеренке барды, катнашучылар һәм көярмәннәр уеннардан уңай эмоцияләр алдылар. Районның башкорт фольклор төркеме «Умырзая» һәм удмурт халык фольклор төркеме «Учы ныл» чыгышлары безнең батырларга зур ярдәм булды. Аларның чыгышы егетләрнең күңелен күтәрде һәм җиңүләргә этәрде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Башкортстаннан килгән удмурт командасы «Докья» 3нче урынга лаек булды. Ә Яңавыл командасы «Гәрәй» барлык спорт төрләре буенча абсолют чемпион исемен яулады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Башкортстаннан килгән удмурт командасы «Докья» 3нче урынга лаек булды. Ә Яңавыл командасы «Гәрәй» барлык спорт төрләре буенча абсолют чемпион исемен яулады.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: