

Миләүшә Әхмәтова,
Биҗ авыл клубы мөдире
Иртә белән авыл өстендә азан тавышы таралса, җәй кояшы югары күтәрелгән мәлдә дәүләтебез гимны яңгырады. Авыл халкы Бөек Ватан сугышында башларын салган яугирләр истәлеген мәңгеләштерәчәк обелиск ачу тантанасына җыелды.
Авылдан фронтка киткән 39 солдатның 12се генә кире әйләнеп кайта. Ватан өчен гомерләрен биргән, фидакарь хезмәт салган барлык ир-егетләр искә алынды. Тантанада район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, ветераннар советы рәисе Әнәс Мәгъзумов, хәрби комиссар Ансар Арсланов, Аксәет авыл Советы биләмәсе башлыгы Илшат Ибраһимов катнашты.
Артавыллыларның бәйрәме эссе кояштан курчалаган җиләс урман шыгында «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәме белән дәвам итте. Яланның бер ягында чәчәкләргә күмелеп утырган чишмә агып ята. Туган авылында гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган фельдшер Камилә Гыйндуллина утырткан бу чәчәкләрне.
Авылга барып керү белән тәрәзәләре көлеп торган зур йортларга карап сокланасың. Биредә уңган халык яши, дип нәтиҗә ясап куясың. Әйе, артавыллылар эшли дә белә, ялын да матур үткәрә. 100 еллык тарихында заман белән бергә үзгәрешләр дә кичерә авыл, әмма халык, ата-бабалар рухын саклап, нык тора. Яңа йортлар калкып чыга, яшь буын авылда кала. Эшләгән кешегә эше дә табыла. Анда мал симертү комплексы уңышлы эшләп килә, үз кибетләре, клублары, балалар бакчасына кадәр сафта булды.
Бердәм халык бәйрәмгә дә әзерлекне дә бик җанлы алып барды, авылдан чыккан данлыклы кешеләрен барлады. Килгән кунаклар тирә-якта шаулап утырган яшел чыршыларга сокланып, күкрәк киереп саф һава сулады, «Мегабит» җәмгыяте директоры Камил Ибәтуллин, эшкуарлар Илдар Гәрәев, Радмир Әхмәдишин, шушы бәйрәмне оештыруда җан атып йөрүче авыл старостасы Рәис Миңнеголов котлауларын кабул итеп алды, һәвәскәр җырчыларның чыгышын карады. Уңган хезмәткәрләр, авыл котын саклаган Аксакаллар, Ак әбиләр, яңа туган бәбиләр бүләккәр алды. Матур теләкләр кабул итте артавыллылар, уеннарда катнашты, күңел ачты. Ерак араларны якын итеп кайткан авылдашларның сөйләшеп сүзләре бетмәде. Туган авыл, туган йорт, туган нигез беркайчан да онытылмый шул.