Общие статьи
29 август 2022, 06:05

Бар кешелек исән-имин булсын

«Кеше һәм хайваннарның сәламәтлеген саклауга әзер торучы яшь белгечләр эшкә кайтса, колач җәеп каршы алыр идек», – ди Нурия Идрис кызы.  

Бар кешелек  исән-имин булсынБар кешелек  исән-имин булсын
Бар кешелек исән-имин булсын

Җәй җитсә, ихаталарда үскән гөл-чәчәкләргә карап, сокланып туймыйбыз.

Быел исә күзебез район ветеринария участогы ихатасындагы хозурлыкка төште. Анда нинди генә төр розалар үсми. Чәчәкләр патшасы булган бу гөлләр, бина янын үз итеп, шау чәчәктә утыра. Кем куллары белән шундый матурлык булдырылган, дисәк, биредә ничә кеше хезмәт салса, барсының да өлеше кергән. Егетләр бакчасын йомшартып бирсә, хатын-кызлар гөл-чәчәкләрне утыртып, су сибеп, кадерләп үстерә. «Ел саен яңа сортлы үсентеләр алып, коллекцияне тулыландырып торабыз», – ди кызлар. Тамырларын кышкы салкыннардан саклап, яшел ылыс белән каплап куялар. Бик күп оешмаларның түр бакчаларында чәчәк түтәлләре юкка чыкканда ветеринария участогында үскән розалар бигрәк тә кадерле һәм искиткеч матурлык бөркеп утыра.

2002 елда сафка баскан бинаның кояш көлеп торган кабинетларында да эшләр ырамлы бара. Нурия Ваһапова җитәкләгән коллективтагы кызлар-егетләрнең бердәм хезмәте районда эпидемиологик хәлләрне дә тотрыклы итә. Әлеге көндә биредә үз хезмәтенә тугры һәм вазыйфасын күңел биреп башкаручы һөнәр ияләре эшли. Санитар экспертизалар үткәрүче лаборант Гөлназ Байдуллина терлекчелек продукциясе сыйфатын контрольдә тота. Райондагы эпизоотик хәлнең тотрыклылыгы өчен җавап бирүче участок җитәкчеләре – Шулганнан Урал Нурисламов, Аксәеттән Рамил Гаязов, Түбән Балтачтан Ольга Туктамышева, Яңа Тәтешледән Рәмис Яппаров, Ралия Бәдертдинова, Яңа Кайпаннан Камил Садриханов, Кодаштан Дарвин Шәйсламов, Бәдрәштән Евгений Рәхмәтуллин, Ялгызнараттан Нәфыйк Фәтхуллин терлек һәм кеше сәламәтлеге сагында торып, куркыныч һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чараларын күрә. Алар тарафыннан халык арасында аңлату эшләре алып барыла, малларга прививкалар ясала.

Ветеринар эше үзе катлаулы, үзе мавыктыргыч. Респуб­ликада җиде лаборатор үзәк булса, шуның берсе безнең районда сакланып килә. Монда үз эшләренә тугры Светлана Собянина һәм Эльвира Хәкимова лаборатор тикшерү эшләре алып бара. Күп кенә хезмәткәрләр зур исемнәргә лаек булып, хаклы ялга китте. Әле исә һөнәри бәйрәмнәрен каршылаганда дезинфекция бүлеге начальнигы Марат Әхмәтов Русия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булган.

Биредә хезмәт салган һәрбер кеше үз эшенең остасы. Эпизоотолог Ринат Борханов, районда бал кортлары торышы буенча белгеч, әйдәүче ветеринар-табиб Әнвәр Сабанаков, көнне төнгә ялгап юлда йөрүче водитель егетләр Ришат Хәмәтов белән Радик Миңнегалиев, озак еллар кадр­лар бүлегендә эшләүче Айгөл Гарифуллина белән баш икътисадчы Гөлшат Нигамәтҗанова турында да җылы сүзләр генә ишетергә була. Хезмәттәшләр бердәм, кайгыны да, шатлыкны да бергә бүлешеп яши алар. Шуның өчен дә участокта пөхтәлек, тынычлык хакимлек итә, районда эпидемиологик тот­рыклылык та саклана.

Гомумән, ветеринария участогында мавыктыргыч нәрсәләр байтак. Башкортстан Республикасы ветеринариясе хезмәтенә 125 ел тулу уңаеннан утыртылган җиләк-җимеш бакчасында алма, чия, грушалар мул уңыш биреп сөендерә. Коллективтагы кызлар кышка кайнатмалар эшләп куя. Монда үзе бер хуҗалык кына түгел, тату гаилә яши, диярсең. Лаборатор эшләр өчен куяннар, ак тычканнар, су комагы, бәрәннәр, сарык­лар карыйлар, хәтта үзләренең аты да бар. Мал тоткач, печәне дә, ашлыгы да кирәк. Күмәк көч белән кышлатуга азык күптән хәстәрләп куелган. Куяннарга дигән кишер-чөгендерләр дә бик уңган быел.

«Безнең җәнлекләрне күрергә укучы балалар да, реабилитация бүлегендә тәрбия­ләнүчеләр дә килә. Җәнлекләр белән аралашу, беренчедән, аларның сәламәтлеген ныгытса, икенче яктан, үсеп килгән буында киләчәктә ветеринария һөнәренә кызыксыну да артачак. Безнең һөнәр хәзер авылда гына түгел, бөтен тармакларда да кирәкле һәм файдалы ул. Кеше һәм хайваннарның сәламәтлеген саклауга әзер торучы яшь белгечләр эшкә кайтса, колач җәеп каршы алыр идек», – ди Нурия Идрис кызы.

 

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас